Актанышта Башкарма комитет җитәкчесен сайладылар

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Бүген район хакимият бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш егерме алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе  директоры Ирек Шарипов, Россия Федерациясе  казначылыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриахметов катнаштылар.

Көн тәртибендә “Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында“гы мәсьәләсе каралды.

Конкурс комиссиясенә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга игълан ителгән конкурс буенча ике гариза керде – район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын үтәүче Энгель Фәттахов һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Шәрәповтан.

Марат Әхмәтов Энгель Нәвап  улы Фәттахов кандидатурасын якларга тәкъдим итте, аның Республика һәм район дәрәҗәсендә башкарган эшләрен югары бәяләде.

Муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе вазыйфасына Энгель Фәттахов кандидатурасы тавышка куелып, депутатлар тарафыннан бертавыштан ризалык бирелде. 

Энгель Нәвап улы исә үз тарафыннан җирлек халкының яшәешен тагын да яхшырту өчен көчен кызганмаячагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International