Бүген Актанышта инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Спартакиада оештырылды. Спорт сөючеләр 4 төр бөенча көч сынаштылар - дартс, армреслинг, йөзү, өстәл теннисы. Кичә узган шахмат, шашка уеннары нәтиҗәләре дә бүгенге Спартакиада күрсәткечләренә кушылды.
Җиңел булмаган көрәштән соң, Спартакиаданың җиңүчеләре дә билгеле булды:
1 урынны Киров авыл җирлеге командасы яулады, 2 урында Актаныш авыл җирлеге командасы, ә 3 урында Әтәс җирлеге командасы. Һәр спорт төре буенча җиңү яулаган катнашучыларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.