Актаныш муниципаль район башлыгының районның 2016 елдагы социаль-игътисадый үсеше нәтиҗәләре буенча чыгышы

 Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, Минсәгыйть Закирович!

Хөрмәтле депутатлар!

Хөрмәтле утырышта катнашучылар!

Кереш

Сл.

Иҗтимагый үсешнең хәзерге этабы финанс һәм фонд базарларында глобаль кризис күренешләренә бәйле. Россиядәге икътисадый үсешнең чагыштырмача уңай чорына алмашка сынаулар килүе торган саен ныграк аңлашыла.

Әлбәттә, көннән-көн катгыйлана баручы шартлар республикабызның һәм районыбызның озак вакытка исәпләнгән программаларына, аларны гамәлгә ашыру вакытларына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Хәзерге вакытта кризис йогынтысының безнең өчен шактый сизелерлек булуына да карамастан, районыбызның киләчәк үсешен без оптимистик дип саныйбыз. Мондый ышанычның нигезе соңгы елларда үзләренең актуальлеген һәм тормышчанлыгын күрсәткән киң колачлы социаль-икътисадый программаларның уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылып килүе. Хәзерге шартларда үсешнең ирешелгән потенциалын саклап калу һәм арттыра бару бик мөһим. Без үзгәрешләрне алдан күрә белергә һәм, конкурентлык өстенлекләребездән тулысынча файдаланып, аларга карата вакытында чара күрергә тиешбез. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш Стратегиясенә нигезләнеп кабул ителгән 2016-2030 елларга районның социаль-икътисадый үсеш программасы,шушы максатка юнәлтелергә тиеш. Сүз дә юк, республикабыз җитәкчелеге белән берлектә без, мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне киметү буенча, барсын да эшләргә тырышачакбыз.

Соңгы чорның җитди тышкы проблемаларына карамастан, тулаем алганда, 2016 нче елда районның шактый тотрыклы үсүен билгеләп үтәргә кирәк.

 

Сл     Финанс-бюджет системасы

 

  Безнең эшчәнлеккә бәя бирүче, эшне бәяләүче төп фактор булып халыкның лаеклы яшәешен тәэмин итү, тормыш сыйфатын күтәрү тора. Моңа ирешүнең мөһим күрсәткече -  хезмәт хакы күләме, ә бу исә үз чиратында район бюджетын тулыландыруда   төп чыганакларның берсен тәшкил итә.  2016 нчы елда районның динамикалы үсеше һәм хезмәт хакын күтәрү буенча уздырыла торган чаралары нәтиҗәсендә,   уртача саналган хезмәт хакы 107 процентка артып, 23 мең 373 сумга җитте.

Хезмәт хакының һәм пенсия күләменең артуы җан башына акча керемнәренең үсешен 11 % ка арттырды һәм 15 мең 252 сум тәшкил итте. Физик затларның керемнәренә салым 216 млн 422 мең сум җыйнап алынды, 2015 ел белән  чагыштырганда 104 %  тәшкил итә, ә бу барлык салым керемнәренең 76  % ын алып тора.
Әлеге төр салымны тармаклар буенча анализлап караганда, иң күп салымны   – 34 %   бюджет оешмалары кертте,  төрле оешма-предприятиеләр -  30% , авыл хуҗалыгы оешмалары   -22 % , чит җирлектә урнашкан оешмалар   -9% .  

 

  

Слайд .

      Жирле бюджетның тотрыклылыгы район оешма-предриятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. 2016 елда, хезмәт коллективларының, финанс, салым органнарының килешеп эшләүләре нәтиҗәсендә, барлык төр салымнар һәм җыемнарны да исәпкә алып, керемнәр 309 миллион 29 мең сум булды. 2015 ел белән чагыштырганда үсеш 1,8 %тәшкил итте. Моннан тыш, федераль бюджетка 126 млн.448мең,  республика бюджетына 161 млн.86 мең   сум салым  җыйналды. Федераль һәм республика бюджетыннан бирелгән субсидияләр һәм субвенцияларны да кертеп район бюджетының керем өлеше алдагы ел белән чагыштырганда   1,8% үсеш белән  755млн 36 мең сум булды. 

 Слайд

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре

 Сл   Хисап  елында муниципаль казнаны тулыландыруда  салым булмаган керемнәр дә үз урынын алды. Сл  Дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан барлыгы 13млн 74 мең сум акча тупланып, алдагы ел белэн чагыштырганда үсеш 147 процент тәшкил итте. Объект астында урнашкан җир участокларын сатудан 1млн.629 мең сум кертем муниципаль район һәм авыл җирлекләре бюджетларын  тулыландырды.    2016 елда гражданнарга гомуми мәйданы 19 гектар тәшкил иткән 147 җир участогы шәхси йорт төзү  һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен бирелде, шуның 39ы  күп балалы гаиләләргә.

Аукцион аша 5  гектар дәүләт җиренә аренда хокукы сатылып,  бюджетка   240 мең сум,  муниципаль мөлкәтне һәм күчемсез милекне сатудан 1 млн 166 мең сум акча кертелде.   

 

Сл. Хезмәт базары

Узган елда районның хезмәт базарында да тотрыклы хәл сакланды. Ел башында 40 эшсез исәптә торган булса, ел азагында да эшсезләр саны шул дәрәҗәдә калып, эшсезлек күләме 0,25% тәшкил итте. Бу республика буенча иң яхшы курсәткечләрнең берсе булып, рейтингта 2 урынны биләп тора.

  Эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсендә вакансияләр банкы даими тулыландырыла, эш эзләп мөрәҗәгать  итүчеләр тиз арада эшкә урнаштырыла. Ел дәвамында 8 инвалид эш сорап мөрәҗәгать итеп, шуларның 4 се халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштырылды. Бүгенге  көндә хезмәт базарында 54 (ел башына 43) вакансияле урын бар, теләге булганнарны эшкә урнаштыруда киртәләр юк. 2017 нче елда да хезмәт базарының тотрыклылыгын тәэмин итү безнең зур бурыч булып тора.

 

Слайд.. Тулаем территориаль продукт

2016 нчы  елда шактый гына җитди кыенлыклар булуга карамастан, район алдагы еллардагыча эзлекле үсеш юлыннан чигенмәде, гомумән алганда, социаль-икътисадый күрсәткечләребез үзенең уңай динамикасын саклап калды.  Район буенча тулаем территориаль продукт  күләме 11млрд.443млн 200мең сум тәшкил итеп узган елгы күрсәткечкә карата 3,2% үсеш бирде. Тулаем территориаль продуктның структурасына анализ ясаганда -  төп өлешен авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару,  төзелеш, эшкәртү сәнәгате  били. Алардан кала газ, электр энергиясен җибәрү, транспорт һәм элемтә тора.

 

Слайд (структура по ВТП)

Нефть табу Слайд (таблица)

Җирлектә районның тулаем продуктының үсешенә зур йогынты ясаучы 3 нефть компаниясе – “Татарстанның кече нефть компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Азнакайнефть” филиалы, “ТатРИТЭКНефть” компанияләре эшли. 2016 нчы елда  188 скважинадан  барлыгы 328 мең тонна нефть чыгарылды.   Нефть компаниялары белән элемтәне тагын да ныгытып, киләчәктә   халыкның социаль-көнкүреш  шартларын яхшыртуда ярдәмнәренә өметләнәбез.                           

Эшкәртү сәнәгате. Слайд

Икътисад үсешендә районыбызның сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә  өлкәләренең дә өлеше зур. Гыйнвар – декабрь айларында төяп җибәрелгән продукт күләме 19 %ка артып,  3 млрд.937млн. сум булды. Сәнәгатьтә җитештерү индексы 2015нче ел белән чагыштырганда– 118 % тәшкил итте.

Эшмәкәрлек.  Слайд

Район икътисады үсешенә шулай ук кече һәм урта бизнес зур йогынты ясый. Бүгенге көндә Актаныш районында 194 кече предприятие һәм 524 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Тулаем территориаль продукт эчендә кече бизнес өлеше  46 % тәшкил итә.     Эшмәкәрләр арасында киң кулланыш тапкан төзелеш материаллары – кирпеч, керамзит блоклар, профнастил, брусчатка җитештерү, пластик тәрәзәләр  ясау, агач эшкәртү, металл эшләнмәләр ясау хезмәт базарын көйләүдә һәм җирле бюджетны тулыландыруда мөһим урын алып тора. Кече эшмәкәрлек структурасында ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр саны саллы гына урын били: 200 дән артык юридик һәм физик зат сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Район үзәгендә Магнит, Пятерочка сәүдә челтәрләренең сату үзәкләре эшләп килә, “Сәүдә рәтләре” базар комплексында 41 сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтә,  87 авылда барысы 153 кибет эшли, алкоголь эчемлекләр белән сату итүче 116 кибет тулысынча бердәм дәүләт мәгълүмати-автоматлаштырылган системага (ЕГАИС) тоташтырылган, стационар сәүдә нокталары булмаган 17 авылда “Актаныш” кулланучылар җәмгыятенең 3 күчмә автомагазины хезмәт күрсәтә.  Сәүдә әйләнеше отчет елында 1 млрд 827млн булып, узган ел белән чагыштырганда 112% тәшкил итте. Халыкка барысы  248млн 890 мең сум түләүле хезмәт күрсәтелде.

Сл   Инвестицияләр җәлеп итү, эшмәкәрлекне үстерүне    тагын да киңәйтү максатыннан  район үзәгендә суүткәргеч,   канализация,   газүткәргеч,     элемтә,  электр линияләре белән тәэмин ителгән “Актаныш” сәнәгать паркы төзелде.   Әлеге паркта   бүгенге көндә   “Касымовский” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең   сөт эшкәртү заводы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Сәнагать паркына экологик чиста ит продукциясе житештеру,  яшелчә үстерү, консервлау, пластик шешәләргә су тутыру буенча    резидентлар җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру безнең өчен кичектергесез, мөһим бурыч   булып тора.   

 

Сл  СТРАТЕГИЯ 2030

 

   Актаныш районының 2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе эшләнде. Стратегиягә таянып 2016-2030нчы елларда районыбызның   җитеш  яшәешен тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиткерү буенча  максатчан эш алып барыла.  Нәтиҗәдә без:

  • Районның тулаем территориаль продуктын Татарстан Республикасының региональ продуктына карата - 0,65%ка,  күләмен – 13млрд 500 млн.сумга җиткерергә  
  • 205 кешегә эш урыннары булдырырга
  • Бюджетның тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсен 40%ка җиткерергә  тиеш.

 

Слайд. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге

Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар!

Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, бүгенге  көн тәлапләренә нигезләнгән яңа технологияләр кертү, аның җитештерүчәнлеген арттыру мөһим бурычларның берсе булып тора.

2016 нчы елда тулай җыем  141 мең 621 тонна, һәр гектардан уңыш 31,2 ц. тәшкил итте. Бер шартлы терлеккә 32,8  ц азык берәмлеге тупас һәм сусыл азык әзерләнде.    2015 елга карата 105% үсеш белән, 54867 тонна сөт җитештерелде. Ел дәвамында бер сыерга уртача 5 909 кг сөт савылды. “Әнәк” агрофирмасының кошчылык комплексында җитештерелгән  кош  итен кертеп, 108 % үсеш белән 31 647 тонна ит җитештерелде.  Шуның эченнән районнын төп җитештерү продукциясе булган мөгезле эре терлек ите  4984 тонна тәшкил итә, үсеш  104%.

  Сезнең игътибарга хуҗалыкларның узган елдагы төп җитештерү тармаклары буенча үсешен тәкъдим итәм.  Саннардан күренгәнчэ, сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре үсештә, республика күрсәткечләреннән югары, ләкин төп байлыгыбыз булган җирдән алынган уныш объектив һәм субъектив сәбәпләр нәтиҗәсендә  узган елга караганда,  Әнәк агрофирмасы һәм Ташкын хуҗалыгыннан кала,  барлык хуҗалыкларда да ким булып тора.

Район  узган елда терлекчелек, игенчелектә җитештерү  һәм икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре буенча республика районнарының гомуми рейтингында  3 нче урынны били.

2016 нчы елда барлык төр хуҗалык итү оешмалары тарафыннан сату бәясендә 3 млрд сумнан артык продукция җитештерелде. 2015 нче елга карата үсеш 115 % . Продукциянең 49%ы игенчелек, 51%ы терлекчелек тармагына туры килә.

Слайд  Район хуҗалыклары буенча акча кереме.

Продукция сатудан, хезмэт күрсәтүдән хуҗалыклар һәм фермерлар 2  млрд  500 млн.сум акча кереме алды,анын 31%ын игенчелек,64%ын терлекчелек продукциясе тэшкил итте. Гомуми акча кереме узган ел белән чагыштырганда 113 % үсеш бирә.  

Слайд  Терлекчелек продукциясе сатудан акча кереме, мең сумм

Икътисадның һәрбер тармагы җитештерелгән продукцияне үз вакытында сату һәм табыш алуны күздә тота, шул ук вакытта хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, аны табышлы итү, һәр кешенең потенциалын дөрес юнәлештә файдалану төп максатларның берсе.   Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1 хезмәт кешесенә       1 млн 153 мен сум күләмендә продукция җитештерелде.Хисап елында   хужалыклар буенча 1 кешегә уртача хезмәт хакы   узган елга карата 113 %булып, 18379 сум тәшкил итте.

Слайд  Уртача айлык хезмэт хакы,1 хезмэткэргэ акча кереме

 

         Районда 2016 елда 67 фермер хуҗалыгы юнәлешле, нәтиҗәле эш алып барды,   Алар тарафыннан барлыгы 22760 ц сөт, 7322 ц ит,   5143 ц кош ите җитештерелде.  

(слайд) Район фермерларының 2016 нче елда эшчәнлеге.

Хисап елында эш башлап җибәрүче фермерлар 7 млн. 430 мең. сум,  гаилә фермалары 10 млн. 430 мең. сум күләмендә дәүләт ярдәме алдылар.Кече форма хуҗалык итү төрләрен саклап калу максатыннан, шәхси хуҗалыкларда асраган савым сыеры һәм кәҗә, яшь кош-корт өчен, кече фермалар төзү, ветеринар профилактик чараларның чыгымнарын каплау өчен барлыгы 23 млн. 182мең сум күләмендә субсидия кайтты.  2017 елнын 1 январенә хужалыклар һәм фермер хужалыклары буенча  мөгезле эре терлек баш саны 34707 булса, 2018 елның 1 январенә әлеге күрсәткечне 35 мең башка җиткеру максат итеп куела. Шулай ук шәхси хуҗалыклардагы 10769 баш мөгезле эре терлек баш санын  саклап калу һәм кече фермалар төзү  программаларында актив катнашып, мал баш санын арттыру безнең мөһим бурыч булып кала.

сл. гомуми терлек саны

Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар!

2017 нче елда авыл хуҗалыгы тармагы алдына куелган төп бурычлар булып 

-  авыл хуҗалыгының интенсив үсешен тотрыклы итү, игенчелектә югары сортлы орлыклар белән эшчәнлекне, ашлама кертүне, аз чыгымлы, энергия чыганакларын киметә торган технологияләр белән эшләү күләмен арттыру;

-хуҗалыкларда терлекчелек тармагының  еллык иминлеген тәэмин итү –терлекләрне баланслап ашатуга күчү, җитәрлек күләмдә һәм шул вакытта сыйфатлы азык белән тәэмин итеп, азык лабораториясе мөмкинлекләрен тулысы белән файдалану, продукция бирүчәнлекне һәм  мал баш саннарын арттыру;

-яңа техникалар алу максатыннан Росагролизинг,Татагролизинг  оешмалары белэн тыгыз элемтэдэ эшләү, дәүләт программаларыннан киңрәк файдалану;

-машина-трактор паркларын чор тәлапләренә  туры китерү;

-башлангыч фермер, гаилә фермалары, кече ферма төзү, шәхси хуҗалыклар белән эшләү  дәүләт программаларында актив катнашу;

-бер хезмәткәргә эшләп чыгару күләмен 1 млн 400 мең сумга җиткерү һәм уртача 20 000 сум күләмендә хезмәт хакы бирүне тәэмин итү тора.    

Слайд.   Авыл җирлекләре эшчәнлеге

 Районның авыл  җирлекләрендә дә ел саен күләмле генә эшләр башкарыла.  Шулай да авылда  хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек әле. Халыкны авылда яшәтү, киләчәге булсын өчен  аның су, газ, юл, проблемаларын чишү зарур. Узган елда чиста су программасы буенча су трассалары алыштырылып,   скважиналар казылды.  Бүгенге көндә районда су белән тәэмин итүне лицензиясе булган махсус оешмаларга тапшыру эше дәвам итә. Узып киткән елда авылларда чүплекләрне бетерү буенча күләмле генә эш башкарылды. Барлык  җирлекләрдә дә   каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылды. Әтәс, Усы, Иске Сәфәр авыл җирлекләре  берәр миллион сум күләмендә отылган республика гранты акчасына авылларда кичекмәстән кирәк булган төзекләндерү эшләре башкарылды.

Өстәмә керем чыганаклары эзләү, хуҗасыз җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, күп балалы гаиләләрне җир кишәрлеге белән тәэмин итеп бетерү,   мөлкәтне рәсмиләштерүне тәмамлау юнәлешендә  эшлисе эшләребез бихисап.  

Сл.   Авылдагы проблемаларны хәл итүдә иң зур ярдәм  - үзара салым дип уйлыйм. Хисап елында 26 авыл җирлегендә дә үзара салым акчасын җыю буенча  референдумнар үткәрелде.    

  Җыелган акчалар    суүткәргечләрне яңарту, урам утларын көйләү,  һәйкәлләрне, зиратларны, авыл урамнарын төзекләндерүгә тотылды.  

Җирлекләрнең үсешен тәэмин итү максатыннан    авыл   башлыклары тарафыннан 5 елга үсеш программасы төзелгән иде.   Әлеге программаларны үтәү нәтиҗәсендә авылларда  демографик ситуация яхшы якка үзгәреп, халык саны 2020 нче елга 3%ка, халыкның авылда мәшгульлеген үстереп, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны   5%ка артыр, шулай ук авыл җирлекләрендә үз эшен булдыручылар саны да күбәер дип фаразлана, шунлыктан крестьян-фермер хуҗалыкларының санын   67 дән 110га җиткерү   планлаштырыла.

        Узган ел старт алган “Мини-ферма” программасы да халыкнын эшчәнлеген арттырып җибәрер дибез, шунлыктан 2020нче елга аларның саны  тагын да артыр дип фаразлана. Бүгенге көнгә инде 68 кеше әлеге программага катнашырга теләк белдерде. 

        Алдагы елның төп бурычы булып җирлекләрдә экологик иминлекне тәэмин итү, халыкның икътисадый потенциалын күтәрү, авылда яшәү шартларын яхшырту тора.

       

  Слайд    Төзелеш.

          Хөрмәтле депутатлар, утырышта катнашучылар!

Хисап чорында төзелеш буенча подряд оешмалары 950 млн. сумлык капиталь салым   үзләштерде, хуҗалык ысулы белән 42 млн. сум, шәхси йортлар төзү өчен  халыкның үзеннән  326,0 млн. сум акча тотылды. 2016 нчы елда районда 1 млрд. 317 млн. 641 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Район 37 республика программасының 25 дә катнашты.

            Зур суммалы капиталь салымнар узләштерүче оешмалардан:  “Татавтадор”ачык акционерлык җәмгыятенең   Минзәлә филиалы – 256 млн.,   “Актаныш Юллары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – 134 млн.,   “Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – 134 млн.,  “ПМК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – 126 млн. сумлык эш башкардылар.

       Слайдлар    (Белешмә өчен:2016 елда район үзәгендәге гуманитар гимназия бинасына 100 урынлы 84,9 млн. сумлык балалар яшәү корпусы төзеп файдалануга тапшырылды.

            Чөгәнә авылында 50 урынлы жәмәгать үзәге халыкка үзенең ишекләрен ачты. (Гомуми бәясе 5,35 млн.сум.)

Иске Богады авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды, шулай ук 7 фельдшер-акушерлык пунктына   ремонт эшләре башкарылды. (Гомуми бәясе 7,31 млн. сум.)

Иске Богады авылында 1, район узәгендэ 3  спорт мәйданчыклары  төзелеп, файдалануга тапшырылды. (Гомуми бәясе 8,88 млн. сум.)   

Такталачык һәм Пучы авылларында модульле ветеринария пунктлары төзелде. (Гомуми бәясе 4,93 млн. сум.)

Киров, Чуракай, Әгъбәс мәктәпләренә 31,44 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре үткәрелде.

Район узәгендә 2 нче санлы балалар бакчасына 9,14 млн. сумлык капиталь ремонт ясалды.

Шулай ук 2016 нчы елны районнын ресурс узәгенә (технологик техникум) 90,15 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Иске Сәфәр авылында авыл мәдәният йортына 11,9 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре алып барылды.)

Район үзәгендә Механизаторлар урамының 7 нче   һәм Киров авылы Киров урамының 63 нче йортына    капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Торак төзелеше.  .( 2эу: таблица и диаграмма)

Бүгенге көндә торак белән тәэмин итү   буенча районда даими эш алып барыла. 2016 елда    барлыгы гомуми мәйданы 17 016  кв.м. тәшкил иткән 173 йорт тапшырылды, уз көчләре белән төзелгән шәхси йортларның  гомуми мәйданы 16 299 кв.м..   Социаль  ипотека программасы нигезендә район үзәгендә     24-фатирлы 1 күпкатлы йорт төзелде.

Авылга кредит бирү программасы аша 2016 нчы елда 13 гаилә йорт төзү өчен 9  млн. сум, АПК, “авылда яшәүче гражданнар” федераль максатчан программа кысаларында 14 гаилә 15  млн. сум күләмендә   акчалата ярдәм алды.    

Слайд №15 Торак мәйданының категорияләп бүленеше (%)

2016 елда    районда 6 км озынлыктагы газүткәргечләр сузылды, урам утларын тергезү программасы нигезендә Мари Суксы, Иске Кормаш, Теләкәй, Усы, Актаныш, Такталачык, Иске Сәфәр авылларында 4 млн. сумлык эш башкарылды.

Газлаштыру Фондының авылларны су белэн тәэмин итү программасы буенча “СУГАЗ” оешмасы  Зөбәер, Кәзкәй, Иске Богады,Теләкәй авылларында 9 млн. сумлык суүткәргечләрне янарту һәм алыштыру эшләре алып барды.   “Теплосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә   диспетчер пункты оештырылды.   Тәүлек буена GSM челтәре аша диспетчер, җирлекләрдәге котельныйларның операторлары һәм участок мастерлары белән элемтә булдырылды.  Элек барлыгы 102 оператор эшләсә, бугенге көнгә 38 оператор хезмәт күрсәтә.

Юллар төзелеше.Слайд.

Юллар төзелеше һәм аларны саклап тоту өчен    узган елда барлыгы 365 млн. сумлык эш башкарылды. Район юлларының төзеклеген тәэмин итүгә  “Татавтодорның”ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы Актаныш участогы, “Актаныш юллары”, “ИТК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре үзләренең саллы өлешен кертте.   

Слайд №16.(Белешмә өчен: Буләк-Тат Ямалы юлында 78 млн. сумлык юл эшләре башкарып, өслегенә асфальт тушәлеп файдалануга тапшырылды.

М-7 “Волга”-Чәчер юлында 32,4 млн. сумлык эш башкарылды, юлнын өске катламына щебенка тушәлде.

Район узәгендә өлешчә Татарстан hәм Баян Дәуләт урамнарына, Узәк Хастәханә, Башкарма комитет, Узәк стадион янындагы машина туктау урыннарына асфальт салынды, бәясе 15,0 млн. сум тәшкил итте.

Региональ юлларны hәм андагы күперләрне саклап тоту өчен 75,7 млн. сум акча тотылды.

ООО “Актаныш юллары” көче белән  134,7 млн. сумлык эш башкарылды.

Муниципаль юл фонды программасы буенча Актанышнын Х.Такташ hәм Сөембикә урамнарына 1,86 км озынлыкта 18,9 млн. сумлык асфальт юл салынды.

Сәфәр, Яна Әлем, Әтәс, Пучы авылы урамнарына hәм Уразай-Илчебай юлына 20 млн. сумлык 3,48 км озынлыктагы юллар щебенка белән түшәлде

2016 нчы елда 7,8 км озынлыктагы Уръяды – Адай юлына щебенка җәю эшлэре башланды. Объектның гомуми суммасы 70 млн. сум (“РИТЭК” – 61 млн. сум, жирле бюджеттан – 9 млн.сум).   Эшне  тәмамлау 2017 нче елга планлаштырыла.

 

 Әйләнә- тирә мохитне саклау чаралары.

  Тирә-юнебездә чисталык һәм төзеклек булдыруга ел дәвамында аерым игътибар бирелде. “ПМК 6” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  Меңнәр, Яңа Җияш, Солтангол,     Шәрип, Яңа Кормаш    сусаклау корылмаларына 11,0 млн.  сумлык капиталь ремонт эшләре уткәрде. Әйләнә-тирә мохитне саклау чаралары өчен район бюджетыннан 986 мең сум акча бүлеп бирелде. Шуның эченнән Уразай, Пучы, Тат.Суксы җирлекләрендәге карьерларга рекультивация ясау өчен 492 мең сум, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Күжәкә, Иске Байсар, Теләкәй авылларында  чүплекләрне бетерү өчен 495 мең сум акча тотылды. Ел дәвамында барлыгы 120 меңнән артык    агач утыртылды.  Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча район узәгендәге дамба янында гомуми бәясе 30 млн.500 мең сумлык сквер төзелеп файдалануга тапшырылды.  

Слайд (2017 елда төзелеш өлкәсендә башкарасы эшләр:

2017 елда төзелеш өлкәсендә  социаль ипотека программасы буенча район узәгендәге “Нөркә” бистәсендә 22 шәхси йорт, район  үзәгендә спорт мәйданчыгы, Киров авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты   төзү, Ленин һәм Культура паркларында реконструкция эшләре алып бару, Актанышта технологик техникумнын тулай торагына,  6 нчы санлы балалар бакчасына,  Теләкәй, Тат Суксу авылы мәдәният йортларына,Киров авылының  2 күпфатирлы йортына капиталь ремонт эшләре,  урам утларын тергезү программасы буенча авылларда 3  млн. сумлык эш башкару, “Актаныш-Пучы”-Буләк, Аккүз-Михайловка юлларына 65  млн. сумлык, Актаныш-Пучы юлының  Яңа Кормаш-Әтәс участогын ремонтлау өчен 86 млн. сумлык эшләр башкару күздә тотыла. Шулай ук  үзәк стадионда реконструкция эшләрен тогәлләу, район узәгендә  4 км дан артык озынлыкта урам утларын яңарту планлаштырыла.)

Федераль һәм республика программалары аша безгә күп кенә социаль объектлар төзү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, яхшыртуга мөмкинлек биргән өчен, Президентыбызга, Дәүләт Советына, Республика хөкүмәтенә бик зур рәхмәтемне җиткерәм!  

      Слайд   Мәгариф

    Районыбызда балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру - төп  бурыч булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомум дәүләт  күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  Район җирлегендә барлык мәгариф учреждениелары сакланып калып, аларда 3287 бала  укый, 1527 бала тәрбияләнә, 752 педагогик хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә.   1 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә тәрбия белән тәэмин итү 80 % тәшкил итә.Бу күрсәткеч буенча уртача 100 урынга 72 бала туры килә.

 

Слайд.

Бердәм дәүләт имтиханнары укучыларның белем сыйфатын билгеләүнең аерылгысыз бер өлеше.  Бүген мәктәпнең рейтингы да бердэм дэулэт имтиханы күрсәткечләре белән билгеләнә.   Бу уку елында дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА)  максатчан әзерләнү буенча  мәгариф идарәсе, һәр мәктәп уку елы башында юл картасы төзеде, комплекслы программа эшләде, мөмкинлекләреннән чыгып, һәр укучыга шәхси эш планын булдырды. Ел дәвамында мәктәптә, районда оештырылган сынап карау имтиханнарында катнашып, һәр баланың эше анализланып, белем үсеше бәяләнде.     Район мәктәпләрен тәмамлаган 109 укучының 34е  бердәм дәүләт имтиханын 80 һәм аннан да югарырак баллга, тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 349 укучы  төп дәүләт имтиханын уңышлы гына тапшырдылар.

         2015 - 2016 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә республика, бөтенрәсәй, төбәкара, халыкара  фән олимпиадаларында 51 призлы урын яуланды.

Милли мәгариф

    Милли мәгариф системасының иң мөһим күрсәткече – балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру. Бу юнәлештә Актаныш районы  тотрыклы рәвештә алдынгы позицияләрне били. Шулай ук икенче ел рәттән республикада татар гимназиялары рейтингында “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат”ы   ел нәтиҗәләре буенча беренче урында бара.

Гомумән, милли мәгарифне  үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күптөрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен  республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, “Илһам” бөтенрәсәй яшь язучылар һәм шагыйрьләр бәйгесендә,  олимпиадаларда  укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның яуланган уңышлары раслый.  

Тәрбия

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда, укучыларның ялын файдалы һәм кызыклы үткәрүдә җәйге ялны дөрес оештыруның да әһәмияте бик зур.  Әлеге максаттан    мәктәп яны лагерьларында 614 бала,  “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү аланында районнан 390, төрле регионнардан – 200 бала ял итте. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 90 яшүсмер вакытлыча эшкә урнаштырылды.

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акцияләре   кысаларында  уку-кирәк яраклары,  спорт костюмнары һәм аяк киемнәре, уку әсбаплары алынды. Шул уңайдан район мәгарифе үсешенә, балаларга сыйфатлы белем алыр өчен уңайлыклар тудыруда ярдәм күрсәтүчеләргә  рәхмәтемне җиткерәсем килә.

    Мәгариф өлкәсендә алда торган бурычлар булып:

-Федераль белем бирү стандартлары  (ФГОС) шартларында заманча технологияләрне кулланып, сыйфатлы белем бирүгә ирешү;

  -      җитәкчеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри, методик осталыкларын үстерү, квалификацион категориясен күтәрү буенча максатчан эш оештыру;

-  балаларның кече яшьтән үк сәләтләрен күреп, аларны ачып, һәр укучыга индивидуаль якын килү, үсәргә булышу, бөтенрәсәй, республика, халыкара олимпиадаларында җиңә алырлык укучылар әзерләү;

-балалар бакчаларында һәр баланың кызыксынуына, мөмкинлегенә, сәләтенә туры китереп, иҗади эш оештыру аша, тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру;

-милли гореф – гадәтләргә таянып, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү;

-Чыгарылыш класс укучылары арасында авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча профориентация эшен яхшырту тора.

Һәр бала тулы гаиләдә, ата-ана назы һәм кайгыртуын тоеп үскәндә генә бәхетле була һәм шәхес булып формалаша. Кызганычка каршы, районыбызда ятим һәм караучысыз калган балалар булуы урынлы борчу тудыра.   Бүгенге көндә гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз калган балалар  саны  79,  12 сыендыручы гаилә  33 бала тәрбияли, 41 гаиләдә уллыкка һәм кызлыкка алынган 49 бала тәрбияләнә.   Тулы ятим балалар саны 14, караучысыз калган социаль ятимнэр саны 65.

ТР Министрлар кабинеты тарафыннан расланган 2014-2017 нче елларга балалар мәнфәгатьләре Республика стратегиясен тормышка ашыру буенча индикатив күрсәткечләр буенча районда караучысыз (безнадзорный) калган балалар саны гомуми балалар санының 0,29 %тәшкил итә, ә Республика стратегиясе  буенча бу күрсәткеч 0,52% артырга тиеш түгел.    Эчүчелек белән шөгыльләнүче ата-аналар санын киметү буенча   барлык профилактика  органнары белән бердәм эш оештыру тәлап ителә. Агымдагы елда бу категория балаларны   киметү, балаларны үз әти-әниләре тәрбиясендә яшәтү максатыннан социаль риск группасы гаиләләре белән эш алып бару, ел буена ачыкланган ятим һәм  караучысыз калган балаларны тулысынча гаиләләргә урнаштырып бетерү мөһим мәсьәләләрнең берсе.

 

Слайд. Демография  

Районыбызның иң зур байлыгы булып аның халкы тора. 2017 нче елның 1 гыйнварына алынган статистика мәгълүматлары буенча районда 30 586 кеше яши. Халкыбызның 20 процентын  балалар, 54 процентын  эш көчендәге кешеләр һәм 26 процентын  өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә.   Экономик актив халык саны 16 871 кеше исәпләнә.

Сл .  Узган елда 288 бала туды, 2015елга караганда 16 га күбрәк , 424кеше вафат булды,   2015 нче ел белән чагыштырганда 80 кешегә әзрәк.    

Уртача гомер озынлыгы 2016 нчы елда 73,4 яшь булды. (70,6- 2015 нче елда).

Халыкның тормыш дәрәҗәсе, аның матди хәле хакында сөйләгәндә, әүвәлгечә, безнең пенсионерлар аерым ихтирамга лаек.

Районда барлыгы 9684 өлкән яшьтәге кеше яши. Пенсияләр төгәл билгеләнгән вакытта индексацияләнә һәм график буенча соңармыйча түләнә.

Сл.   Уртача пенсия 10817  сум тәшкил итә.  Пенсия түләү чыгымнары 2016 елда 1 млрд. 406 млн. сум тәшкил итте. Шуларның 1 млрд 26 млн. сумы федераль бюджеттан бирелде, 37проценты, ягъни  380 млн. сумы район буенча җыйналды.  

Хәзер социаль сәясәтнең юнәлешләренә тукталып китәсем килә.   Аңа сәламәтлек саклау, социаль яклау системасы, мәдәният, массакүләм физкультура һәм спорт, иминлек һәм хокук саклау керә. Соңгы елларда ирешелгән икътисадый үсешнең районыбыз халкының социаль яшәешендә чагылыш табуы безнең өчен гаять мөһим.

 

 Слайд.  Медицина

     Районыбыз халкының сәламәтлеген саклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Татарстан Республикасы  муниципаль берәмлекләрнең медицина учреждениеләре гомуми рейтингында  үзәк хастаханә 15-16 нчы урыннарда тора.  Демографик үсеш буенча район республикада 5нче урында, ә сәламәтлек саклау оешмаларының эшчәнлеге күрсәткечләре буенча Минзәлә районы белән 1-2 нче урыннарны бүлешә.

  Районда барлык амбулаториялар һәм фельдшер-акушерлык пунктлары саклап калынып,   медицина хезмәте  үзәк хастаханә, Пучы участок хастаханәсе, Татар Суыксуы, Такталачык һәм Байсар табиблык амбулаторияләре, 61 фельдшер-акушерлык пунктларында күрсәтелә.

Узган  елда хастаханәдә барлыгы 4569 кеше, көндезге стационарларда 1199кеше дәваланды. Поликлиникада барлыгы 243937 кабул итү булды.

4831 граждан диспансеризация узды, диспансеризация нәтиҗәләре буенча яман шеш авыруы билгеләре белән 23 очрак теркәлеп исәпкә куелды.

Үзәк хастәханә республиканың югары технологияле медицина үзәкләре белән тыгыз элемтәдә  эшли. Хисап елында  48 кешегә йөрәк-кан тамырлары профиле буенча  югары технологик медицина ярдәме күрсәтелде,  1354 пациентка республика  медицина учреждениеларына юллама бирелде, шуларның 229ы үзәк хастәханәнең стационарыннан җибәрелде.

Слайд

Югары квалификацияле специалистларны районга кайтару буенча да зур эш башкарылды. 2016нче елда районга “Земский доктор” программасы буенча 11 яшь белгеч кайтты һәм уңышлы  гына эшчәнлек башладылар.  

         Үзәк хастәханәнең материаль-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә.  Узган ел хастәханә  түбәсенә   3 млн.100 мең сумлык ремонт уздырылды. 4,9 млн.сумлык, шул исэптэн “Татарстанның кече нефть компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме белән эндоскопия, функциональ диагностика буенча 4 млн.сумга якын  медицина җиһазлары алынды.

          Балалар кабул итү бүлегендә теш дәвалау кабинеты җиһазланып эшли башлады.

          2 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, 1 җиңел автомобиль кайтарылды.

2017 елга Актаныш үзәк хастаханәсе алдына түбәндәге  бурычлар куела:

-Район халкына медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту;

-Үлем очракларын киметү, шул исәптән балалар һәм эш яшендәгеләр үлемен  булдырмау.

-Инвалидлык алуны киметү.

-Диспансеризация уздыруны вакытында, сыйфатлы итеп башкару.

-Авыруларның азгын формаларын киметү ( яман шеш авырулары)

-Электрон хезмәт күрсәтүне камилләштерү.

-Хастәханәнең материаль техник базасын  ныгыту (Заманча тәлапләргә туры килгән УЗИ аппараты алу, капиталь төзекләндерү)

Сл.  Хокук саклау.

                     Хөрмәтле депутатлар, утырышта катнашучылар!

2016 елда район жирлегендә аерым зур иҗтимагый-сәясәткә кагылышлы хәлләр күзәтелмәсә дә,  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эше, Россия, Татарстан Республикасы    министрлыклары куйган таләпләр нигезендә алып барылды.

Илдә булган террорчылык выкыйгалары вакытында, хезмәткәрләрнең эш таләпләре Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы фәрманы нигезендә көчәйтелгән тәртиптә, киң масштаблы террорчылыкка каршы профилактик операция кысаларында алып барылды.  

Ел агымында хезмәткәрләрнең эшендә төп бурычлар булып җинаятьчелеккә каршы көрәш, кылынган җинаятьләрне вакытында ачып бару, районда җәмәгать тәртибен саклау һәм юлларда транспорт дисциплинасын булдырулар торды.  Министрлыктан килгэн күрсәтмәләр, шулай ук урындагы планлы чараларны үтәү максатыннан барлык эш алымнарын да куллану нәтиҗәсендә, район жирлегендэ криминал хәл контрольдә тотылды.

  Ел дэвамында район җирлегендә 227 җинаять теркәлде. 2015 елда 181 жинаять кылынган булып,  җинаятьләрнең гомуми саны 25,4% ка артты.   Ә  республика буенча жинаятьләрнең саны 7,5 %-ка кимүе күзәтелде.

Узган еллардагыча, шулай ук Республиканың башка авыл районнарында кебек үк, жинаятьләрнең иң күп өлешен мөлкәткә карата кылынган җинаятьләр, ягъни барлык төр җинаятьләрнең  54,6%-ын тәшкил итте.   Мөлкәткә карата кылынган жинаятьләрнең иң зур өлешен, ягъни  65,3% ын караклык юлы белэн урлашу фактлары алып тора.

Район эчке эшләр бүлегенең эше үткән чорга җинаятьләрнең ачылышы һәм район халкын төрле җинаятьчел йогынтылардан саклау бурычының үтәлеше белән бәяләнә.

Ел йомгакларыннан күренгәнчә җинаятьләрнең гомуми ачылышы 71,4 % тәшкил итеп,   узган ел белэн чагыштырганда 0,7 %-ка артыграк. Республика буенча бу күрсәткеч 57  % булып тора. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең ачылышы 81  % булып, әлеге күрсәткеч узган ел белэн чагыштырганда 11  %-ка ким. (Республика буенча 66,5%)

Авыр  һәм аеруча авыр җинаятьләрдән, куркыту юлы белэн талау кебек җинаятьләр тулысынча ачылды, гаеплеләр җинаять жавапчылыгына тартылды. Авыр җинаятьләрдән саналган юлбасарлык (разбой) фактлары 2016елда теркәлмәде.

Ел дәвамында зур суммада мөлкәт үзләштерү, ришвәт алу, салым өлкәсендәге икътисади җинаятьләр ачыкланмады.

Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр 2015 елда кылынган җинаятьләр белән бер ук дәрәҗәдә калды, барлыгы -46 җинаять теркәлде, гомуми җинаятьләр арасында алар   20  % (2015 елда 25.4%) тәшкил итте.  

2016 елда район жирлегендә 35 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Бу күрсәткеч узган елгы чор белэн чагыштырганда 14,6 %-ка кимрәк, аларда балалар катнашында булганы 4-әү, жәяүлеләр катнашында -4-әү.    Барлыгы 16717   юл йөрү кагыйдәләрен бозучы ачыкланды.

Узган   елда «Алкоголь-2016» операциясе барышында хезмәткәрләр тарафыннан район жирлегендә законсыз әйләнештә булган 50  литр, шуның эченнән   Казахстаннан кергән   24  литр спиртлы эчемлек алынды.  Барлыгы 18 граждан   хокук бозган очен административ жавапчылыкка тартылды.

Отчет елында полиция хезмәткәрләре тарафыннан күләмле генә эш башкарылуга карамастан, рейтинг буенча   21 авыл районы арасында   бүлекнең 20нче генә урында булуы уйландыра һәм бу юнәлештә җитди, нәтиҗәле эш алып баруны таләп итә.Эчке эшлэр бүлегенең яңа җитәкчелегенә даими рәвештә индикаторларга тирэн анализ үткәреп бару һәм вакытында тиешле чаралар күрү кирәк дип саныйм.

Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә түбәндәге күрсәтелгән бурычларны хәл итүгә төп игътибарны бирергэ кирәк:

  •   хокук бозуларга каршы профилактик чаралар буенча комплекслы программа   нигезендә нәтиҗәле эш алып бару;

          -  җәмәгать урыннарындагы җинаятьчелекне киметү;

          -  авыр җинаятьләрне кисәтү, вакытында ачу;

  • алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү максатында рейдлар уздыру;
  • хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрү;

-  коллективны кадрлар белән туплап, бер максат белән эшләүне тәэмин итү;

 

 

  Слайд.  Мәдәният

        Районыбызда  күп еллар дәвамында мәдәниятне үстерүгә аерым игътибар бирелә, бу юнәлештә бихисап эшләр башкарыла,  мәдәният учаклары, аларның эшчәнлеге һәрдаим  күз уңаенда тотыла.

        Бугенге  көндә  районда 112-мәдәният учреждениесе эшләп килә,  аларда 368  кеше хезмәт куя.  Белгечләр белән тәэмин ителеш  60%.   2016 елда   район мәдәният структурысына 13 белгеч кайтты.  Бугенге  көндә  49    мәдәният  хезмәткәре      читтән торып мәдәният -сәнгать   уку йортларында укый.

          Мәдәният  учакларының  материаль-техник  базасы  1 млн. 600 мең сумга     техник чаралар    алынып,  сәхнә киемнәре  тектереп ныгытылды.  Мәдәният  министрлыгы тарафыннан   үткәрелгән иҗади проектлар конкурсларында  “Иң яхшы мәдәният учагы”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” бәйгесендә  катнашып  4 грант  алынды.

         Җирлектә “ халык “ исемен йөртүче  15 иҗади коллектив   бар.

         Районыбыз сәнгатенең, мәдәниятенең    нигезе  булып торган   балалар  сәнгать мәктәбендә 39  укытучы   626 балага  өстәмә белем бирә.

          37 китапханә эшли, анда 47 китапханәче хезмәт куя. Район буенча китап фонды 385 мең  экземпляр тәшкил итә.  

        2016 ел  РФ Президенты Указы белән  игълан ителгән Кино, Татарстанда  Сусаклагычлар,    районда Бию елы, шулай ук Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” форумы  районыбыз милли-мәдәни тормышының  төп юнәлешләре булып  күптөрле  чараларга бай булды. Алар арасында куптөрле бию бәйгеләре,   Бөек Җинүгә багышланган  конкурслар, фестивальләр, ачык музейлар,    кинофестивальләр, ретро кинотеатрларның эшчәнлеге, смотрлар, күргәзмәләр,  Актанышта Әдәбият көннәрен үткәреп Гамил Афзал премиясен тапшыру,     ”Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективының    яна бинага кучеп эшчәнлеген тагы да жәелдереп, профессиональ дәрәжәдә  алып  баруы  районыбыз  мәдәниятенә зур йогынты ясап   алдагы елларга ышанычлы  нигез булды. Үзешчән сәнгатьне үстерү буенча авыллардагы мәдәният йортларында, хезмәт коллективларында максатчан эш алып барылды, иҗат коллективларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладылар: «Созвездие – Йолдызлык» республика  фестиваленең  «Вокаль ансамбль» номинациясендә, “Тамчы” балалар вокаль ансамбле -3 урын,       «Конферанс» номинациясендә - 2 урын,   «Шома бас» республика бию бәйгесендә Киров  мәдәният йортының «Дуслык» бию ансамбле -  1 урын, гуманитар гимназиянең «Хәзинә» бию ансамбле -  2 урын, Иске Кормаш мәдәният йортының «Чишмә» халык бию ансамбле-3 урын,   халык театрларының    “Идел йорт” регионара фестивалендә      Киров халык театры  – 2 урын,   “Талант канатларында”яшь  ижатчылар  фестивалендә “Образ” халык бию ансамблене гран-прига лаек булды.

2017 елга мәдәният өлкәсендә   төп  бурычлар булып

-кадрларны  саклап калу,  төп мәдәни учакларны белгечләр белән  тэәмин итү максатыннан мәдәният, сәнгать уку  йортларына чыгарылыш класс укучыларын максатчан укырга җибәрү;

-мәдәният йортларының  материаль-техник базасын ныгыту, яңа иҗади проектларны тормышка ашыру.

         - район  мәдәниятенең  традициясе, нигезе булган конкурс, смотрларны, төрле мәдәни чараларны   уздыруны югары дәрәҗәдә  оештыру тора.

 

Слайд.Физкультура һәм спорт

Хисап елында районда физик культура һәм массакүләм спортны үстерүдә бик күп чаралар үткәрелде. Спорт өлкәсендә өч учреждение «Иман», «Актаныш»  спорт комплексы һәм «Лачын» боз спорт сарае халыкка хезмәт куя. 2016 - 2017 уку елында районның спорт мәктәпләрендә  1105 бала шөгыльләнә.

Спорт мәктәпләренең төп максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район халкында спортка кызыксыну уяту, югары квалификацияле спортчылар тәрбияләү.

   Массакүләм физик культура һәм спортка тарту максатында җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча ГТО нормаларын оешма, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре даими рәвештә тапшырып барды. Районыбыз хезмәтчәннәре спартакиадасы уздыру, җирлек командалары арасында хоккей, волейбол ярышлары оештыру бик матур традициягә әйләнде.

Районда барлыгы 39% кеше даими  рәвештә спорт һэм физик культура белән шөгыльләнә.

Слайд  спорт.(Белешмә өчен:Казахстан республикасы Астана шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионатында Мухаммадуллина Алия  Россия федерациясе һәм Татарстан республикасы команда составында катнашып,  44 кг.үлчәмдә көмеш медаль яулап кайтты.

Райондашларыбыз Гарифуллина Рүзилә, Хазиев Равиль Саратов шәһәрендә  үткән Бөтен Россия жэйге авыл спорт уеннарында Татарстан жыелма командасы составында катнашып,  печән чабучылар ярышында   жинү яуладылар.

Районыбыз шахматчылары Казан шәһәрендә үткән Татарстан Республикасы Чемпионатында   команда беренчелегендә янәдән үзләрен сынатмадылар, Чемпион исеменә лаек булап кайттылар.

Әлмәттә үткәрелгән шахмат ярышында шулай ук 1 урынны яуладылар.

Чаңгы спортының  2016 ел нәтиҗәләре буенча Республика федерациясе алып барган рейтингта Актаныш районы 2 урында тора.

Бүгенге көндә райондашыбыз Ганиева Лиана Казахстан республикасы  Алма – Ата шәһәрендә үтүче Бөтендонья кышкы Универсиадада россиянең җыелма командасында хокей төрендә катнаша.)

  Узган елда “Дулкын” бассейнында   капиталь ремонт үткәрелеп, янәдән кулланышка тапшырылды. Татарстан Республикасы Президенты Указын тормышка ашыру максатыннан башлангыч сыйныф укучыларының физик культура дәресләре  график нигезендә бассейнда үткәрелә башлады.

2017 нче елда югары квалификацияле тренерлар кайтару,  спорт разрядлы балалар санын арттыру, республика күләмендәге ярышларда алдынгы урыннар алу,     гомумән физкультура, физкультураспорт белән шөгыльләнүне көндәлек ихтыяҗ дәрәҗәсенә күтәрү  максат итеп куела.

  Слайд.  Халыкка социаль ярдәм күрсәтү.

          Социаль яклау өлкәсенә дә кыскача тукталып үтәсем килә. Бу юнәлештә райондашларыбызга   узган елда 1612 хезмәт күрсәтелде.  Ел давамында филиал аша, ай саен төрле социаль түләүләрне 16 мең кеше алды һәм аларга 99 млн. 400 мең сум куләмендә акча түләнде. Социаль яклау чараларының бер төре булган   торак- коммуналь туләүләргә аз керемлелек буенча   894 гаиләгә 8 млн. 451 мең сум күләмендә субсидия түләнде.   Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре 415 өлкән яшьтәге һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә өй шартларында хезмәт күрсәттеләр.  Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан   2862 кешегэ    хезмәт күрсәтелде, шуларның 982 се балигъ булмаган балалар.Пучы картлар йортында бүгенге көндә 56 кеше тәрбияләнә.  Республика буенча игълан ителгән “Кадерле ветеран” хәйрия акциясе кысаларында картлар йортында яшәүче 12 ветеранның яшәү шартларын тагын да яхшырту өчен райондашларыбыз тарафыннан 300 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

 

Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышта катнашучылар!

Сл.  Җирле үзидарә,Сайлаулар.

Узган 2016 нче ел Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына  депутатлар сайлау,  илебездә татулыкны, иминлекне, тотрыклылыкны ныгыту елы буларак хәтеребездә  калыр. 18 сентябрьдэ булып узган сайлауларда райондашларыбыз 98.85% катнашып, “Бердәм Россия” партиясе өчен- 97,4 %, бермандатлы округтан күрсәтелгән кандидат   Әлфия Когогина өчен  96,46% тавышларын бирделәр.  

Муниципаль район Советы үз эшчәнлеген  расланган план нигезендә, үзенә бирелгән вәкаләтләрдән чыгып оештыра. Район Советында 52 депутат булып, аларның 8 е хатын-кыз.  Ел дәвамында 4 авыл җирлеге башлыгы алышынды. Район Советының 8, җирлек Советыларының 441 утырышы уздырылып, аларда  барысы 616 мәсьәлә каралып, карарлар кабул ителде.     

Район  җирлегендәге муниципаль берәмлекләр үз эшчәнлекләрен сайлаучылар һәм җәмәгатьчелек өчен ачык, демократик принципларга таянып алып баралар. Сайлаучылар алдында хисап тотудан тыш, депутатлар башка төр элемтә чараларын- шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итү, урыннарда  чаралар оештыруны кулланалар.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Ирек Зиннуров, ТР Дәүләт Советы депутаты  Ирек Шәрипов   районның социаль- икътисадый мәсьәләләрен хәл итүдә  мәдәни чаралар үткәрүдә, инвалидлар һәм ярдәмгә мохтаҗ катлам халык өчен оештырылган  “игелек марафоны” вакытында үзләреннән   матди-финанс ярдәм күрсәтәләр.    Сайлаучылар белән даими очрашып, кабул итүләр оештыралар.

 

             Сл  Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышта катнашучылар!

Алдыбызда торучы бурычлар бездән көчебезне һәм бердәмлекне туплауны таләп итә. Икътисадый кризис шартлары шундый ки, районыбыз халкы ирешкән тормыш дәрәҗәсен саклап калуда сизгерлеген һәм осталыгын гына түгел, хәзерге заман куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирә алу сәләтен дә күрсәтергә тиеш һәм без моны башкарып чыгарбыз дип сезне ышандырасым килә.

Сүземне йомгаклап, Фәрид Хайруллович, Минзагит Закирович. Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Президентның, Дәүләт Советының, Республика хөкүмәтенең  ярдәменнән башка, безгә югары нәтиҗәләргә ирешүе авыр булыр иде.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, нефть комплексы оешмалары җитәкчеләренә, район хезмәтчәннәренә, авыл башлыкларына, һәр өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә, дин эшлеклеләренә, барлык райондашларга үз эшегезгә җаваплы караганыгыз өчен, сабырлык, күрсәтелгән инициатива,   иҗтимагый тормышта актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм!

 

Сл .  Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 22 марты, 10:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International