Текст выступления Главы Актанышского муниципального района во время встречи председателя Госсовета Ф.Х.Мухаметшина с активом района

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Хөрмәтле райондашлар!

Тыгыз эш графигыгызга карамастан, вакыт җиткереп бүген безнең районга килү мөмкинлеге тапканыгыз өчен Сезгә, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

Слайд № 1Республикабызның сәяси тормышында 2014 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе булып- бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау, алдагы 5 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы составын формалаштыру тора. Шушы зур компанияга әзерлек эшләрен районыбыз күләмендә дә җәелдереп җибәрдек. Дәүләт Советында яңа состав формалаштырылуның ни дәрәҗәдә мөһимлеген барыбыз да аңлыйбыз, чөнки безнең территорияләрнең һәм Татарстанның үсеше нәкъ менә әлеге составка бәйле булачак. Без Дәүләт Советының профессиональ һәм битараф булмаган кешеләрдән тупланган бердәм командадан формалашуы яклы. Әлеге команда республикабызның кечкенә бистәләренең дә, зур шәһәрләренең дә ирешелгән уңышларын, җиңүләрен саклап калып, киләчәктәге социаль-икътисадый үсешен тәмин итәрлек кануннар кабул итәрдәй булырга тиеш.

Район күләмендә сайлауларга әзерлек һәм уздыру буенча чаралар планы төзелеп, сайлаучылар белән очрашулар бара. Районыбызда 23630 сайлаучы бар. Бүгенге көндә 19 авыл җирлегендә һәм хезмәт коллективларында бермандатлы сайлау округыннан кандидат Алмаз Хантимерович Шарипов катнашында очрашулар узды. Эш сыйфатын күтәрү максатыннан территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән укулар оештырыла. Барлык 46 участок сайлау комиссиясендә дә тиешле күләмдә резерв каралган. Сайлау участоклары 42 мәдәният йорты, 4 мәгариф учреждениесендә урнашып, аларның торышы тәлапләргә туры килә.

6 сайлау участогында электрон сайлау комплекслары урнашачак.

Районыбызның уңышлары һәм үсеш планнарына бәйле булган мәсьәләләр хакында да берничә сүз әйтеп китәргә телим.

Актаныш районы социаль-икътисадый үсеш буенча Татарстан Республикасында 45 район арасында бүгенгесе көнне 15нче урынны алып тора. Икътисадый үсешкә, гадәттәгечә, сәнәгать зур өлеш кертә, һәм тупланган потенциалыбызны саклап калу башлыча нәкь менә аның эшенә бәйле. 5 ел дәверендә төяп җибәрелгән продукция күләме 5%ка артты һәм 2013нче елда 1 млрд. 420 млн. сум булды. Тулаем территориаль продукт күләме 5 елда 82%ка артты, һәм 2013нче елда 7 млрд. 476 млн. сум тәшкил итте.

Тормыш сыйфаты турында сөйләүче төп күрсәткечләрнең берсе булып акча керемнәре күләме тора. Җан башына туры килә торган акча керемнәре 5 елда 97 процентка артып, 2013нче елга 11302 сум тәшкил итте. Бу иң элек хезмәт хакы үсүгә бәйле. Хезмәт хакының үсеш динамикасы 79 процент тәшкил итте. Россия Федерациясе Президентының Указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру буенча башкарыла торган эшләр, реаль секторда җитештерүнең планлаштырылган үсеше бугенгесе көнгә уртача хезмәт хакын 19372 сумга җиткерде.

Агымдагы елда хезмәт базарында да тотрыклы хәл сакланды. Республика буенча алганда эшсезлек күләме бездә иң түбәннәрдән, барысы 0,27%.

Слайд № 2Районыбызның төп юнәлеше булган авыл хуҗалыгын үстерү безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек азык берәмлеге тупланды. Бер баш терлеккә 31 ц азык берәмлеге нигезендэ тупас һәм сусыл азык әзерләнде. Бүгенге көндә районыбыз басуларының 38 мең гектарында урып-җыю эшләре төгәлләнде (70%). 1 гектардан уртача уңыш 29 центнер тәшкил итә. Бу республика буенча иң югары күрсәткеч.

Районыбыз хезмәтчәннәре, үзләренең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә, бүген тормышның яшәешен тәэмин иткән терлекчелек тармагын саклап калып аны үстерүгә ирештеләр.

Мөгезле эре терлекләрнең саны 2%ка үсеп 33967 баш булса, савым сыерларның баш саннары 100% сакланып 9354 баш тәшкил итә. Уртача бер сыердан тәүлегенә 15 кг сөт савыла. Тулаем 25 759 тонна сөт һәм барлыгы 13 584 тонна ит җитештерелде.

2014 елның 1 нче яртыеллыгына район буенча (фермер хуҗалыкларын да кертеп ) авыл хуҗалыгында продукция сатудан һәм төрле хезмәт курсәтудән барлыгы 770 млн. сум акча кереме алынды. Шуның эченнән терлекчелек тармагыннан 630 млн. сум тәшкил итте.

  Авыл хуҗалыгы районы буларак, төп җитештерү тармагы авыл хуҗалыгы белән бәйле:

1) Завод Касыймовский

2) ХПП

3) Ит эшкәртү

Слайд 4Соңгы 5 ел эчендә хуҗалыкларга үз хисапларына 296млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды.(Слайд 5)Авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 2014 нче елның 1 нче июленә 10 % ка үсеп, 13681 сумга җитте.

Слайд № 6Буген авыл хуҗалыгында үзгәрешләр булып тора, үз эшен башлаучылар саны арта. Бүгенгесе кондә районда 25 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә, шуларның 16 – югары технологияле. 7се яңа гына эшен башлаучы фермер буларак, “Башлангыч фермерларга ярдәм” программасы буенча эш оештыралар.

Слайд № 7Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларындагы эшнең торышына анализ ясаганда, 5 ел эчендә бу өлкәләрдә җитди генә мәсьәләләр уңай якка хәл ителеп күләмле төзелеш эшләре башкарылды. Татарстанда тормышка ашырыла торган федераль һәм республика максатчан программалары кысаларында районыбызда капиталь төзелеш, ремонт, коммуналь корылмалар, йортлар салу, юллар төзелеше һәм капиталь ремонт үткәрү эшләре дәвам иттерелде. Барлыгы 5 ел эчендә төзелеш өлкәсендә 8 миллиард 885 миллион сумлык эш башкарылды, 78 мең 822 кв. м торак мәйданы файдалануга тапшырылды.Слайд № 8,9Шуның эченнән “Ветераннарны торак белән тәэмин итү” программасы нигезендә 3 күпфатирлы, 120 шәхси йорт, “Тузган торакны бетерү” программасы кысаларында 3 икефатирлы йорт,“Социаль ипотека” программасы нигезендә 22 шәхси йорт төзеп сафкабастырылды. Соңгы 2 елда юллар төзелешендә 933 млн сумлык эш башкарылды.(слайд – фотолар)

Социаль объектлардан: 5 фельдшер-акушерлык пункты, 1 ветеринария участогы, «Бәләкәч» программасы кысаларында 1 балалар бакчасы, 4 җәмәгать үзәге, 5 авылда мәчет, “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән универсаль спорт залы, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бүген генә Түке авылында күпфункцияле үзәкне ачу тантанасы булды. Аерым программа нигезендә полиция участок вәкилләре өчен 2 авылда эш һәм яшәү урыны берләштерелгән йортлар төзелде, эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы сафка бастырылды.

Слайд 22Күпфатирлы йортларны төзекләндерү программасы буенча 2008 елдан алып 2014 елга тикле 46 йорт төзекләндерелде. 8 мәгариф учреждениесе, 22 фельдшер-акушерлык пунктына, 3 мәдәният йорты, 4 табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт үткәрелде

Районның үз керемнәре планын арттырып үтәү исәбенә 49млн сумлык өстәмә бюджет чыгымнары башкарылды.Шуның эченнән төзүчеләребез тарафыннан төзелештә 19млн сум үзләштерелде. “Муниципаль юл фонды” аша юллар төзелешенә 24млн сум үзләштерелә.

Төзелеш оешмалары башлыча республика һәм федераль программаларда катнашып киләләр ләкин киләчәкуйланырга мәҗбүр итә:

1) Төзелеш материаллары җитештерү

2) Яңа эш урыннары булдыру

3) Хуҗалык исәбенә (программалардан тыш) төзелеш эшләре алып бару

Икътисад үсешендә кече һәм урта бизнесның да өлеше бик зур. Кече һәм урта бизнес әледән-әле үзгәреп торган мохиткә тизрәк җайлаша һәм халыкның шактый зур өлешен эш белән тәэмин итә, бу агымдагы вәзгыять өчен – бигрәк тә актуаль мәсьәлә. Эшмәкәрлекне үстерүгә этәргеч бирү чаралары беренче чиратта “производство бизнесы”на юнәлдерелгән иде. Районыбыз эшмәкәрләре дәүләт тарафыннан игълан ителгән кече бизнесны үстерү программаларында 2009нче елдан бирле актив катнашып килде. 2009-2014нче елларда барлыгы 94 эшмәкәргә 68 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтелде.

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Хөрмәтле райондашлар!

Без сезнең белән республикабыз тормышында мөһим урын алган зур сәяси вакыйга алдында торабыз, 14 сентябрьдә 5 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайларга әзерләнәбез. Сайлауларга әзерлек күппартиялелекнең инде оешкан системасы булу, җәмгыятьтә социаль мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы шартларында уза. Сайлау компаниясен уздыру хакимиятнең барлык органнарыннан да җаваплылыкның иң югары дәрәҗәсен, вакыйгаларны фаразлый белү, аларга тәңгәл һәм оператив эш алып бару осталыгы таләп итә. Сайлаулар процессын максималь рәвештә демократиячел һәм ачык итү бик мөһим.

Алдыбызда торучы бурычлар бездән көчебезне һәм бердәмлекне туплауны таләп итә. Икътисадый кризис шартлары шундый ки, районыбыз халкы ирешкән тормыш дәрәҗәсен саклап калуда сизгерлеген һәм осталыгын гына түгел, хәзерге заман куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирә алу сәләтен дә күрсәтергә тиеш һәм без моны башкарып чыгарбыз дип сезне ышандырасым килә.

Последнее обновление: 23 декабря 2014, 10:46

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования