Текст поздравительного выступления Главы Актанышского муниципального района во время торжественного митинга в честь 71-ой годовщины Великой Победы

Кадерле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары!

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кардәшләр!

 

Бүген илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгы – 9 нчы Май бәйрәме – Җиңү көнен билгеләп үтәләр.

Шул уңайдан Актаныш муниципаль район  Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән бу олугъ бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, исән-имин булып, күңел тынычлыгы белән озын гомер итүегезне телим.

Бу бәйрәм үзләренең каны, җаны-тәне белән аны якынайту өчен көрәшкән һәм ниһаять үз куллары белән рейхстаг түбәсенә хаклык байрагын кадаган фронтовиклар өчен ул аеруча кадерле, якын һәм изге. Көнне-төнгә ялгап корыч койган, икмәк үстергән, тормыш учагын сүндермичә, кадерлеләренең җиңү белән кайтуына өметен өзмичә көткән әниләр-апалар, әбиләр-бабайлар, тормыш йөгенә иртә җигелгән сугыш чоры балалары өчен дә Җиңү бәйрәме  бик тә кадерле. Еллар тынычлыгы, тормыш муллыгы алып килгән Бөек Җиңү безнең  һәммәбез  өчен  дә  кадерле  ядкәрь, дөнья халыклары алдында бөек казанышыбыз, горурлыгыбыз. 1945 елның Җиңү китергән сөенечле ул көненнән соң  күпме   генә   еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак. Безнең солдатлар үз-үзләрен аямыйча, үз гомерләрен корбан итеп дөньядагы иң коточкыч афәтне туктаттылар, кеше үтерүгә корылган фашист режимын тар-мар иттеләр.

Рәхимсез сугыш озын-озак дүрт ел буе туган җиребезне телгәләде, туганнарыбызны, якыннарыбызны тартып алды, күпме кешене туган туфрагыннан йолкып, чит җирләргә, үлем кочагына илтеп ташлады, күпмесен яралады, имгәтте. Сугышның төзәлмәс яралары әле дә сызлый, күпме авыл һәм шәһәрләребез, урман-кырларыбыз сугыш эзләрен әле дә саклый. Куеннарына исемсез батырларның гәүдәләрен сыендырган күпсанлы туганнар каберләре шул дәһшәтле елларны хәтерләтеп    йөрәкләрне    сыкрата.   Бөек Җиңүнең бәһәсе әйтеп бетергесез югары булды. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Дистәләрчә миллион ватандашларыбыз канкойгыч сугыш кырларында мәңгегә башын салды, концлагерь мичләрендә янып көлгә әйләнде, чолганыштагы Ленинградта ачлыктан кырылды, фашист бомбалары астында калды; госпитальләрдә – авыр яралардан, нацистлар коллыгында – ерткычларча җәзалаулардан, тылда исә хәлдән килмәслек авыр хезмәттән вафат булды.

Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Фәкать өч миллионлы бер Татарстан гына да фронтка 700 меңнән артык улын һәм кызын озатты, аларның яртысы диярлек туган җиренә әйләнеп кайтмады... Бу сугыш аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Күпмилләтле илебез халыклары арасында Татарстан   уллары  һәм  кызлары батырлыклары белән аеруча дан казандылар. Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары – Баян Давлетов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Хадыймухаметов, Сергей Фадеевларны бүген тагын бер кат искә алабыз. Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондаш-ларыбызның якты истәлегенә баш иябез. Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзләренең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче 41 ветераннарыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Мөгътәбәр аксакаллар, газиз әбиләр, апалар! Дошманны җиңеп, бүгенге бар байлыкны хәләл көчегез белән тудырдыгыз. Илебез     күгенең    71  ел   аяз булуына, без батыр сугышчыларыбызга, яу кырында ятып калганнарга, тыл каһарманнарына бурычлыбыз. Сез күргән сугыш авырлыкларын башка беркайчан да күрергә язмасын.

Сугыштан соң гаять авыр елларда шул чор кешеләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә илебез, хәрабәләрдән күтәрелеп, аякка басты, дөнья үсешен билгеләүче бөек дәүләткә әверелде. Бүген безнең илебез, үз тарихында гаять четерекле сынауларны үтеп, яңадан көч-кодрәт туплый, заман таләпләренә тиешле һәм лаеклы җавап бирә алучы абруйлы ил дәрәҗәсенә ирешеп бара. Хәзерге катлаулы чорда да без җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз.

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклау һәм бүгенге көндә исән ветераннарга һәръяклап игътибар һәм ихтирам күрсәтү –безнең әхлакый бурычыбыз. Ветераннарга һәрдаим   ярдәм, алар  иминлеге өчен кылынган игелекле гамәлләр җәмгыятебезне берләштерә, безне игелеклерәк булырга өйрәтә. Шунысы аяныч: сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара. Шуңа күрә кадерле ветераннарыбызны лаеклы тормышта яшәтү, буыннар бәйләнешен ныгыту өчен бар тырышлыгыбызны куярга, соңга калмаска кирәк.

2010 елдан башлап «Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаиләләренең торак шартларын яхшырту” турындагы программа нигезендә 419 кеше торак шартларын яхшыртты. Шуның эченнән 121 ветеранга үз авылларында яисә Актанышта шәхси йортлар төзелеп бирелде.  

Бүгенгесе көндә 2 генә   сугышта үлеп калган   ветеран гаиләсе чиратта калды, аларның да торак шартларын яхшырту хәл ителер дип ышанабыз. 6-7 май көннәрендә район үзәге оешмалары, 8 май көнне авыл җирлекләрендә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү кичәләре, тантаналы митинглар үтте.

 

Мөхтәрәм райондашлар!

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да инде 71 ел булды. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә

кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Сезнең батырлык якты маяк булып буыннардан буыннарга күчәр.

Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе шәһәр һәм авылларыбыз атамаларында, меңләгән бронза һәм гранит һәйкәлләрдә гәүдәләндерелгән, туган як һәм мәктәп музейларында саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән. Бөек Җиңүнең кадерен бәяләп бетерерлек түгел һәм аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый.

Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык – нык ихтыяр, патриотлык һәм рух бөеклеге символы ул. Кыю, хезмәт сөючән, зирәк, күтәренке рухлы булып калуыгыз һәм районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан! Сугышның исән батырларына озын гомер насыйп булсын!
         Хөрмәтле ветераннар, сезгә чын күңелемнән  бәхетле картлык, сәламәтлек, иминлек һәм кешеләр тарафыннан лаеклы ихтирам, ә барлык райондашларга  тынычлык һәм яңа иҗадый гамәлләр телим. Туган җиребезне бүтән беркайчан да сугыш күләгәсе капламасын, аналарыбызның һәм хатыннарыбызның күзләреннән кайгы-хәсрәт яшьләре таммасын! 
Данлы Җиңү көне котлы булсын!

Последнее обновление: 12 мая 2016 г., 08:53

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International