В Актанышской районной администрации состоялся брифинг по вопросам жителей района по сбору молока

12 января 2019 г., суббота

12 января  в Актанышской районной администрации состоялся брифинг по вопросам жителей района по сбору молока.  На брифинге на вопросы журналистов районных СМИ ответил глава Актанышского муниципального района Энгель Навапович Фаттахов.

-Авыл хуҗалыгы районы буларак, бүген район халкының, район хуҗалыкларының  көндәлек керем чыганагын терлекчелек тармагы, аныклап әйткәндә, сөтчелек тармагы тәэмин итә. Районда  авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә – хуҗалыкларда көненә - 155, шәхси хуҗалыкларда 25 тонна, барлыгы 180 тоннага якын сөт сатыла.

Җитештергән продукцияне базарда отышлы сату һәм сөт җитештерү күләмен арттыру бурычын куябыз. Безнең максат – районда эре мал баш саннарын - 40 меңгә(бүгенге көндә 34 мең), көнлек сатылган сөт күләмен 250  тоннага җиткерү.

Районга инвестицияләр җәлеп итүдә максатчан эшчәнлек алып барыла. Эре инвесторларны җәлеп итүнең матур үрнәге – Киров авылындагы Актаныш сөт заводының заманча, югары технологияләр белән эшчәнлек башлавы. Бүгенге көндә заводка 700 миллион сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән. Данлыклы Киров мае эшләү традицияләрен дәвам итеп, ул бүгенге көндә эшчәнлеген җәелдерә – коры сөт ясала, югары сыйфатлы сөт продукцияләре – Актаныш сөте, сливки, катык, кефир, ряженка, творог җитештерү линияләре куелды. Киләчәктә заводта югары сыйфатлы сыр ясау да планлаштырылып, инвестиция кертелде.

Районда сөт кабул итүче өч урын барлыкка килү конкуренция тудырды. Моның отышлы ягы – халыктан һәм хуҗалыклардан сөтне сатып алу бәясе күтәрелде. Безне иң борчыган мәсьәлә хәл ителде – шәхси хуҗалыклардан сөтне югары хакка сатып алу мөмкинлеге туды. Моны, иң беренче чиратта, эре җитештерүче буларак, Актаныш сөт комбинаты тәкъдим итте.  Шәхси хуҗалыкның 1 литр сөтен комбинат 23,62 сумнан сатып ала. Чыгымнарны чикереп, комбинат белән эшләүче сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр декабрь аена халыкка 1 литр сөткә 20,82 сумнан акча түләде – хисап ясады. Ләкин шул ук вакытта халыктан җыелган сөтнең 1 литрына 18 сумнан гына түләүче авыл җирлекләре булу бездә урынлы  борчу тудыра. Бу хакта авыл җирлекләре башлыкларына да әйтелде. Халык үзе сайларга тиеш: сөтен кайсы сөт җыючыга һәм кайсы комбинатка тапшыруны.

Сөткә түләү бәясендә һәм комбинатларның сөтне сатып алу бәясендә аермалыклар булу халыкта да, сөт җыючыларда да урынлы сораулар тудырды. Бу – табигый хәл. Базарда сорау да, тәкъдим дә бар. Уйланыр җирлек туды. Бүгенге көндә калган комбинатлар да сөтнең сатып алу бәясен күтәрә, уйлана. Сатып алынган сөтне үзләре үк эшкәртеп, сыйфатлы продукцияне халыкка тәкъдим итү отышлы, нәтиҗәле. Базар шуны таләп итә. Конкуренция шартларында яңа алымнар кертмәгән, югары технологияләр кулланмаган җитештерүчеләр үзеннән-үзе төшеп кала.

Җитештерүче буларак, чимал кабул итеп, аны үзендә продукция итеп эшләп, төргәкләп, кибетләргә чыгарып сатуда район икмәк кабул итү предприятиесенең матур эш үрнәге бар. Актаныш сөт комбинатының да райондагы сөтне чимал буларак кабул итеп, үзенең продукциясен сатуга чыгарудагы хезмәте райондагы җитештерү төрләрен арттыра. Моннан тыш, “Касымов” сөт комбинаты да районда сөт ризыклары эшләү, җитештерү белән шөгыльләнергә теләге барлыгын белдерде. "МолИнвест-Т" сөт җыю җәмгыяте дә конкуренция шартларында эшчәнлеген көйләргә тиеш булып тора.

Халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән дә, комбинат вәкилләреннән дә сораулар керә, шәхси формада да, җыелып сөйләшү тәртибендә дә мәсьәләләр хәл ителә. Битараф булмый, көндәлек эшчәнлектә аралашып, элемтәдә торып һәм аңлашып эшләү – җитештерүнең, яшәешнең, базарның алга таба үсешен тәэмин итә.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International