3 декабря - Международный день инвалидов: Декада инвалидов в Актанышском районе

3 декабря 2018 г., понедельник

Этот день был учрежден в 1992 году Генеральной Ассамблеей ООН в завершение Десятилетия инвалидов, проведенного Организацией Объединенных Наций в 1983-1992 гг. Международный день инвалидов отмечается в России и десятках других стран.

Декада инвалидов в Актанышском районе.

Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне

3 декабрь, 11.00, “Тургай” кафесы - Инвалидлар декадасына старт. Район башлыгы Э.Н.Фәттаховның башлангыч инвалидлар оешмалары житәкчеләре һәм президиум әгъзалары белән очрашуы.

Мәрхәмәтлелек һәм күңел җылысы көне

3 - 4 декабрь - Район башлыгының һәм аның урынбасарларының урында ятучы инвалид балалар һәм онкология белән авыручы балаларның өйләренә бару.

“Без бергә” – мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланган көн.

7 декабрь, җомга - Экскурсия (“Туган як” музее, “Кайнар икмәк” ипи пешерү комбинаты);

-“Балалар иҗат үзәгендә мастер-класслар;

- Район башлыгы котлавы;

- Шәхси эшмәкәрләрнең бүләкләве;

- “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә уеннар. Дискотека.

4-5 декабрь – Җирлекләрдә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән аларны борчыган мәсъәләләр буенча түгәрәк өстәл артында очрашулар үткәрү;

1 декабрь - “Мин тормышны яратам” темасына класс сәгатьләре;

7 декабрь - Пучы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче гражданнарга Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар тарафыннан әзерләнгән концерт курсәтү;

Китапханә көне (декада барышында):

- “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” китап күргәзмәсе;

- Яңа әдәбиятне күзәтү.

Юридик ярдәм күрсәтү көне

11 декабрь, 10.00 сәг. - Бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыру.

Спорт һәм сәламәтлек көне

5 декабрь көнне – шахмат һәм шашка буенча ярышлар;

6 декабрь, 09.00 – Спартакида (армспорт, дартс, йөзү, өстәл теннисы);

12 декабрь, 10.00 - Игелек марафоны;

Декада дәвамында:

- Ташламалы мунча, чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтү;

- Район Советы депутатларының урында ятучы инвалидларның өенә баруларын оештыру;

- Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән класс сәгатьләрендә катнашу;

- Волонтерлар отрядларының эшчәнлеге;

- “Ихлас” үзәгендә психологик ярдәм күрсәтү;

- Укучылар белән хезмәт коллективлары беткән инвалидларның өйләренә бару (хуҗалыкта ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, күчтәнәчләр һәм кулдан ясалган сувенирлар бүләк итү);

- Җирлекләрдә һәм оешмалаларда хезмәт коллективында эшләгән инвалидларны хөрмәтләү;

- Урында ятучы инвалидлар һәм инвалид балаларны медицина күзәтүе максатыннан, табиблар бригадаларының ерак авыл җирлекләренә баруны оештыру;

- “Игелек үзәге” бүлекчәләрендә исәптә торучы инвалидларны хөрмәтләү: бәйрәм чәй өстәле артында сөйләшү оештыру, Игелек үзәге бүлекчәләрендә исәптә торучы инвалидларга “Чын күңелдән” дип аталган кичә оештыру, психологик тренинглар үткәрү, “Волонтер” үзәге волонтерлары белән инвалидларга ярдәм оештыру, “Хәрәкәт - ул яшәү” дип аталган исем астында “скандинавия йөреше” технологиясе буенча шөгыльләнүче социаль хезмәтләрдән кулланучылар һәм инвалидлар белән бәйрәм оештыру;

- Мөмкинлеге чикләнгән эшсез гражданнарны эш эзләү буенча регистрациягә алу һәм консультацияләр;

- Инвалидларны һөнәри укытуны оештыру.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International