“Я в образе Наташи Ростовой” фотоконкурс.

31 января 2018 г., среда

“Мин  Наташа Ростова образында”

фотобәйге нигезләмәсе.

“Мин Наташа Ростова образында” фотобәйге

2018 ел -  Татарстан Республикасында Лев Толстой елына багышлана.

 

      Гомуми таләпләр.

Мин Наташа Ростова образында”  фотобәйгесе Актаныш   муниципаль район күләмендә  2018 елның 1 февраленнән 2018 елның 1 маена кадәр уздырыла. Бәйге  Актаныш үзәк балалар китапханәсенең масса чаралары планы нигезендә  уздырыла.

Фотобәйгене оештыручы:

Фотобәйгене оештыручы һәм уздыручы Актаныш үзәк балалар китапханәсе.

Фотобәйгенең максаты һәм бурычлары:

2018 ел – Татарстан Республикасында Л. Толстой елы дип игълан ителү һәм бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан китапханәләрдә эшне активлаштыру;

балаларны китапханәгә тарту, укуга кызыксыну уяту;

балаларның иҗади мөмкинлектәрен үстерү

Фотобәйгене оештыру:

бәйге ике номинациядә уздырыла:

"Мин Наташа Ростова образында" фотобәйге.

“Наташа Ростова балга чакыра” мәдәният һәм сәнгать паркында бал.

Актаныш балалар үзәк китапханәсенә  Наташа Ростова образында төшкән фотоларны  китерү срогы  1 майдан да соңга калмый.

“Наташа Ростова балга чакыра” балны  уздыру вакыты 18 май, 14.00 сәг.

. Конкурска кергән фотоларларны  бәяләү өчен  оештыру комитеты жюри составын билгели.

Бәйгегә катнашучылар категориясе :

 5 - 7 сыйныф укучылары

  8 – 10 сыйныф укучылары.

Бәйгене үткәрү шартлары:

Оештыру комитетына бәйгедә катнашучы Наташа Ростова образында төшкән фотосын китерә. Фотога катнашучы турында тулы  мәгълумат теркәлә: ФИО, яше, сыйныф, мәктәп, яшәү урыны, телефон номеры.

       18 май көнне, 14.00 сәгатьтә фотода төшкән киемнәр белән   балда катнашу.

Бәйгенгә таләпләр:

 Бәйгегә әзерләнгәндә әниләрнең һәм укытучыларның да булышуы рөхсәт ителә.

Балга партнер белән килергә һәм вальс өйрәнергә.

Л. Н. Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” романы буенча Наташа Ростова тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирергә әзерләнергә. Бу бирем  8 – 10 сыйныфлар өчен(сорауларның вариантлары бирелми ).

Бәйгегә нәтиҗәләр чыгару.

 Бәйгегә нәтиҗә 18 май көнне , 14.00 сәг. “Наташа Ростова” балында чыгарыла, һәм 1,2,3 урыннарны алган җиңүчеләр  мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән, калган катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Бәйге нәтиҗәләре  “Актаныш таңнары” газетасында һәм Актаныш муниципаль район сайтында яктыртылачак.

 

 

 

 

 

                                                                                               

 

 

 

 

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International