Актанышский муниципальный район

“Туган авылым чишмәләре” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.

11.01.2018

Актаныш үзәк балалар китапханәсе игълан иткән, “Туган авылым чишмәләре” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге, район үзәгендәге һәм авыллардагы чишмәләрне барлау максатыннан оештырылган иде.

Яшь үзенчәлекләренә карап җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. 

3-6 сыйныф укучылары арасында:

Беренче урынны Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 4 сыйныф укучысы Вәлиев Данил белән Актаныш 2 нче санлы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Хусниева Азалия бүлештеләр.

Икенче урынга Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары лаек булды.

Өченче урынны Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 3 сыйныф укучысы Гаязов Ислам яулады.

7-8 сыйныф укучылары арасында:

Беренче урынга Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шәрипова Ләйлә лаек булды.

Икенче урынны Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

Шигапова Таңсылу белән Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шайдавлетова Язилә бүлештеләр.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гаянов Айбулат, Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының 3 сыйныф укучысы Гибадуллина Элида һәм Актаныш 2 нче санлы  мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Исламов Алмаз рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.

Катнашкан барлык укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырыла.  Бүләкләрне Актаныш үзәк балалар китапханәсеннән килеп алуыгыз сорала.

 

 






Copyright © 2003-2018
Обнаружили ошибку? Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER
Яндекс цитирования