Доклад Главы Актанышского муниципального района по итогам социально - экономического развития района за 2015 год

         Хөрмәтле Васил Габтелгаязович!

Хөрмәтле депутатлар!

Хөрмәтле бүгенге утырышта катнашучылар!

Кереш

Сл.1, 2., 3

Иҗтимагый үсешнең хәзерге этабы финанс һәм фонд базарларында глобаль кризис күренешләре башлануга бәйле. Россиядәге икътисадый үсешнең чагыштырмача уңай чорына алмашка сынаулар килүе торган саен ныграк аңлашыла.

Әлбәттә, көннән-көн катгыйлана баручы шартлар республикабызның һәм районыбызның озак вакытка исәпләнгән программаларына, аларны гамәлгә ашыру вакытларына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Хәзерге вакытта кризис йогынтысының безнең өчен шактый сизелерлек булуына да карамастан, районыбызның киләчәк үсешен без оптимистик дип саныйбыз. Мондый ышанычның нигезе соңгы елларда үзләренең актуальлелеген һәм тормышчанлыгын күрсәткән киң колачлы социаль-икътисадый программаларның уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылып килүе. Хәзерге шартларда үсешнең ирешелгән потенциалын саклап калу һәм арттыра бару бик мөһим. Без үзгәрешләрне алдан күрә белергә һәм, конкурентлык өстенлекләребездән тулысынча файдаланып, аларга карата вакытында чара күрергә тиешбез. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш Стратегиясенә нигезләнеп кабул ителгән 2016-2020 елларга районның социаль-икътисадый үсеш программасы,шушы максатка юнәлтелергә тиеш. Сүз дә юк, республикабыз җитәкчелеге белән берлектә без, мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне киметү буенча, барсын да эшләргә тырышачакбыз.

Соңгы чорның җитди тышкы проблемаларына карамастан, тулаем алганда, 2015 нче елда районның шактый тотрыклы үсүен билгеләп үтәргә кирәк.

 

Сл 4  Финанс-бюджет системасы

Жирле бюджетның тотрыклылыгы район оешма-преприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Сл 5 2015 елда, хезмәт коллективларының, финанс, салым органнарының килешеп эшләүләре нәтиҗәсендә, барлык төр салымнар һәм җыемнарны да исәпкә алып, керемнәр 676 миллион сум булды. 2014 ел белэн чагыштырганда усеш 143% тэшкил итте. Сл 6 Шул исәптән, федераль  һәм республика бюджетларына 377 миллион һәм җирле бюджетка 299 миллион сум күләмендә финанс средстволары тупланды. Сл. 7   Узган ел белән чагыштырганда жирле бюджет керемнәре бер үк дәрәҗәдә калды.

(Физик затларның керемнәренә салымының өстәмә нормативы 6,4%ка кимү исәбенә 15,5 млн сумлык салымы республика бюджетына китүе җирле бюджетның гомуми  динамикасына тискәре йогынты ясады.)

2015 ел нәтижәләре буенча жирле бюджетта 8  миллион сумлык өстәмә керем барлыкка килде, 26 авыл җирлегеннән 5 млн сум үзара салым акчалары тупланып, республика бюджетыннан өстәмә 19 млн сум субсидия бүленеп бирелде һәм максатчан үзләштерелде.

Сл 8,9,10 Җирле бюджетның төп чыганагы булган физик затларның керемнәренә салым,  хисап елында 208 млн сум тупланып,  район бюджеты керемнәренең 70%ын тәшкил итте. Авыл хужалыгы тармагы барлыгы 56 млн сум салым түләде. Шул исәптән Әнәк һәм Актаныш агрофирмалары, Нур Баян исемендәге, Чишмә, Таң, Ташкын, Тамыр, Башак, Наратлы, Нигез жәмгыятьләре салымнарын даими түләп, жирле бюджетка үзләренең саллы өлешләрен керттеләр.

 

 

 Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре

 Сл 11  Хисап  елында муниципаль казнаны тулыландыруда  салым булмаган керемнәр дә үз урынын алды. Сл 12 Дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан барлыгы 20 млн 345 мең сум акча тупланып, алдагы ел белэн чагыштырганда үсеш 162 процент тәшкил иттеОбъект астында урнашкан җир участокларын сатудан 633 мең сум кертем муниципаль район һәм авыл җирлекләре бюджетларын  тулыландырды.  Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карарлары нигезендә авыл хуҗалыгы категориясендәге 25 га җир участогы сәнәгать (промышленность) категориясе исәбенә күчерелде.

Аукцион аша 393  гектар дәүләт җиренә аренда хокукы сатылып,  бюджетка   330 мең сум,  муниципаль мөлкәтне һәм күчемсез милекне сатудан 8 млн 276 мең сум акча кертелде.

Сл. 13  

Хезмәт хакы һәм җан башына акча керемнәре

Сл. 14 2015нче елда районның динамикалы үсеше һәм хезмәт хакын күтәрү буенча уздырыла торган чаралары нәтиҗәсендә, районда уртача саналган хезмәт хакы 12 процентка артып, 21 842 сумга җитте.

Хезмәт хакының һәм пенсия күләменең артуы, җан башына акча керемнәренең үсешен 5%ка арттырды һәм 14 100 сум тәшкил итте.

 

Хезмәт базары

Хисап елында районның хезмәт базарында тотрыклы хәл сакланды. Ел башында 39 эшсез исәптә торган булса, ел азагында эшсезләр саны 40 булып, Сл 15 эшсезлек күләме 0,30% тәшкил итте (бәяләү индикаторы 0,63% иде), бу Республика буенча иң яхшы курсәткечләрнең берсе.

2015 елда үз эшләрен башлаучылар (самозанятость) программасы аша 2 кеше 235 200 сумлык финанс ярдәме алып,  эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладылар. Инвалидларны эшкә урнаштыру программасы буенча 16 инвалид , шул исәптән 10 кеше махсус җихазландырган эш урыннарына урнаштырылды. Җәмәгать эшләренә 19 эшсез тартылды, 22 эшсез һөнәр үзләштерде.

 

 

Сл 16  Тулаем территориаль продукт

           Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышта катнашучылар!

Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләренең берсе булып,  тулаем территориаль продуктның үсеше тора. 2015нче елда тулаем территориаль продукт 2014нче елның шул чоры белән чагыштырма бәяләрдә 10% ка үсте һәм 10 млрд  561 млн. сум тәшкил итте.  Сл.17 Структурасының төп өлешен авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару,  төзелеш, эшкәртү сәнәгате  алып тора. Алардан кала газ, электр энергиясен җибәрү, транспорт һәм элемтә тора.

Сл 18

Нефть табу

Җирлектә районның тулаем продуктының үсешенә зур йогынты ясаучы 3 нефть компаниясе эшли – “Татарстанның кече нефть компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Азнакайнефть” филиалы, “ТатРИТЭКНефть” компанияләре. 2015нче елда нефтьчеләр үсеш темпларын саклап калып, 168 скважинадан  барлыгы 235 мең тонна нефть чыгардылар.

Эшкәртү сәнәгате

Сл 19

Шулай ук икътисад үсешенә райондагы сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә  өлкәләре яхшы өлеш кертте. Гыйнвар – декабрь айларында төяп җибәрелгән продукт күләме 16%ка артып, 3 млрд. 341 млн. сум булды.

Сл. 20 Сәнәгатьтә җитештерү индексы 2014нче елның шул ук чорына карата – 107,5% тәшкил итте.

 

Сл 21   Эшмәкәрлек

Сл 22

Икътисад үсешенә кече һәм урта бизнес та зур йогынты ясый. Бүгенге көндә Актаныш районында 248 кече предприятие һәм 539 шәхси эшмәкәр теркәлгән.

 Сл. 23 Тулаем территориаль продукт эчендә кече бизнес өлеше  49,2% тәшкил итә.

Сл 24 2015нче елда  Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы оештырган “Лизинг Грант” программасының 2 этабында районыбыздан  урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 14 эшмәкәр катнашып, шуларның 5се грант отты һәм аларга 11 млн. сум  субсидия бүленеп бирелде. Микрозайм программасы буенча 17 эшмәкәр барлыгы 12 млн. сумнан артык займ алды.

Эшмәкәрлекнең үсешендә зур әһәмияткә ия булган кредитлау системасы буенча районның кече һәм урта предприятиеләренә, эшмәкәрләргә барлыгы 60 млн. сумга якын  18 кредит бирелде.

Сл. 25

Кече эшмәкәрлек структурасының төп өлешен ваклап сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр алып тора, ул  200гә якын юридик затны һәм шәхси эшмәкәрләрне берләштерә. Сәүдә әйләнеше отчет елында 1 млрд. 730 млн сум булып, узган ел белән чагыштырганда үсеш – 109% тәшкил итте. (Белешмә өчен: бер кешегә  ваклап сату әйләнеше – 55 мең сум булды) Халыкка барысы 434 млн сумлык түләүле хезмәт күрсәтелде, үсеш – 107%. (Белешмә өчен: бер кешегә    барлыгы – 14 мең сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән).

 

Сл 26 Ә хәзер Сезнең игътибарыгызга  инвестицион проектларны тәкъдим итеп үтәсем килә.

  1. Сл 27 2016нчы елның гыйнварында Актаныш икмәк кабул итү предприятиясе базасында рапс мае җитештерү цехы ачылды. Рапс мае җитештерү цехын эшләтеп җибәрү Актаныш районы хуҗалыклары һәм “Челны бройлер” җәмгыяте өчен бик мөһим вакыйга. Әлеге цехның үзебезнең районда булуы, хуҗалыкларга техник культураларны күбрәк күләмдә үстерүгә дә этәргеч булачак.
  2. Сл 28 Инвестицияләр җәлеп итүнең, эшмәкәрлекне үстерүнең тагын бер юлы – ул муниципаль сәнәгать мәйданчыклары булдыру. ПМК-746 базасында бүгенгесе көндә 6 резидент эшли: бетон боҗралар, пластик тәрәзәләр, керамзит блоклар ясау, агач эшкәртү эшләре алып барыла. Киләчәктә сәнәгать мәйданчыгының мөмкинлекләрен тагын да киңәйтеп “Актаныш” сәнәгать паркы оештыру планлаштырыла. Сәнәгать паркында  авыл хужалыгы продукциясен эшкәртүгә  юнәлтелгән түбәндәге эшчәнлекне җәелдерү күздә тотыла:
  • Сөт һәм ит эшкәртү цехы;
  • яшелчә, җиләк-җимеш консервацияләү цехы.

Резидентлар тарафыннан 185 млн сум күләмендә инвестициялэр җәлеп ителәчәк, 105 өстәмә эш урыннары булдырылачак.  Бюджетка 18 млн сумнан артык   салым керер дип фаразлана.

  1. Сл 29 “Әнәк” агрофирмасында 2000 башка сөт саву комплексын  проектлау эшләре башланачак. 
  2.  Кошчылык комплексы  үзенең мәйданнарында кош ите җитештерүне 20000 тоннага арттырып 45000 тоннага чыгу күздә тотыла.
  3. “Актаныш” агрофирмасында  800 башка исәпләнгән сөт саву комплексын сафка  бастырылачак.
  4. «Татарстан Республикасының Кама арты-Кама буе зонасында көнкүреш калдыклары белән эш итү бердәм системасын оештыру буенча» проектын тормышка ашыру. Әлеге проект кысаларында:
  • 10 авылда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылды;
  • 2016нчы  елда барлык авылларда да чүплекләр күмелеп бетәчәк һәм көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылачак.

Сл 30 СТРАТЕГИЯ 2030

Республиканың 2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе кабул ителү уңаеннан, районыбызның да  2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе эшләнеп килә.

Сл 31 2016-2030нче елларда Актаныш районының үз-үзенең җитеш  яшәешен тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җитү максаты  тора.  

Моның өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәсе була:

  1. Хуҗалык итүче субъектларга өстенлекләр механизмын эшләү.  
  2. Социаль инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү нәтиҗәсендә хезмәт ресурсларын тулыландыру.
  3. Транспорт һәм инженерлык челтәрен үстерү

2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул иткәндә түбәндәге чараларны тормышка ашыру планлаштырыла:

  1. Муниципальара программаларның исемлеген булдыру һәм аларны муниципальара   тикшерүгә кую
  2. «Татарстан Республикасының Кама арты-Кама буе зонасында калдыклар белән эш итү бердәм системасын оештыру» проектында катнашу
  3. Буш мәйданнарда сәнәгать паркы булдыру, инвесторлар җәлеп итү (авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча)
  4. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында сәнәгать паркында инфраструктура төзү өчен субсидия алу буенча заявканы яклау

Сл 32 Нәтиҗәдә:

  • Районның тулаем территориаль продуктын Татарстан Республикасының региональ продуктына карата - 0,65%ка җиткерү (2015 нче елда – 0,5%)
  • Тулаем территоиаль продукт күләмен – 13млрд 500 млн.сумга җиткерү (Узган елда – 10 млрд 500 млн  сум)
  • 205 кешегә эш урыннары булдыру
  • Бюджетның тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсен 40%ка җиткерү (2015нче елда – 37,2%) күздә тотыла.

Сл 33  Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге

Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышта катнашучылар!

Сл 34 Авыл хуҗалыгы районы буларак – авыл хуҗалыгын үстерү безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 2015 нче елда 141 400 тонна булды, һәр гектардан уртача 31,2 ц. уңыш җыйнап алынды. Бер шартлы терлеккә 37  ц азык берәмлеге тупас һәм сусыл азык хәзерләнде. Сөт җитештерү  52 100 тонна, 2014 елга карата 105%, ел дәвамында бер сыерга уртача 5 669 кг сөт савылды; ит җитештерү 29 300 тонна.

 Сл.35  Район хуҗалыклары буенча 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә 472ц сөт, 49ц ит җитештерелде.

Авыл хуҗалыгының тулаем продукция күләме узган елга карата 17%ка артып, 2015нче ел азагына 2 млрд. 900 млн. сум тәшкил итте.

Җитештерелгән продукциянең 49 проценты игенчелек, 51  проценты терлекчелек тармагыннан булды.

Продукция сатудан һәм хезмэт күрсәтүдән хуҗалыкларга һәм фермер хуҗалыкларына 2  млрд  191  млн.  сум акча керде, шунын эченнэн 34 проценты, игенчелек продукциясе 60  проценты  терлекчелек продукциясе буенча (6 % - башкалар).

Сл 36, Сл 37

Икътисадның һәрбер тармагы җитештерелгән продукцияне үз вакытында сату һәм табыш алу кебек конкрет максатны күздә тота. Район буенча 1 гектар сөрем җирләренә 20 900 сум, бер баш шартлы терлеккэ 49 300  сум акча кереме булды.

Сл.38 Хисап елында район хужалыклары буенча 1 кешегә уртача хезмәт хакы    16 391 сум тәшкил итте, узган елга карата 113 %.

Авыл хуҗалыгы тармагының күрсәткечләренә һәм халыкның эш белән тәэмин итүгә  районның фермер хуҗалыклары да зур өлеш кертә, ләкин бу өлкәдәге эшчәнлекне зур күрсәткечләр белән бәяләп булмый.

Крестьян фермер хуҗалыкларының  җитештереп сатудан кергән кереме 2015 нче елда 71 миллион  сум тәшкил итте. Әлеге күрсәткечнең район күрсәткечләреннән түбән булуы моңа ачык мисал булып тора.

Сл 39 Хисап елында район буенча барлыгы  24 132 тонна   кош ите җитештерелде.   Шуның   эченнән кошчылык комплексы   23 866 тонна,  фермерлар  266 тонна  кош ите җитештерделәр.

Сл.40 Авыл җирлегендә узган елда кече форма хуҗалык итү төрләрен саклап калу максатыннан,  дәүләт тарафыннан  фермерларга – 7 млн. 700 мең сумлык субсидия, шәхси хуҗалыкларга – 36 млн. 700 мең сумлык субсидия түләнде.

(Белешмә өчен:  башлап җибәрүче фермерлар 2 млн. 297 мең. сум,  гаилә фермалары 5 млн. 400 мең. сум күләмендә субсидия алдылар, шәхси хуҗалыклар алган кредитларга барлыгы 16 млн. 900 мең сум күләмендә субсидия кайтарылды. Шәхси хуҗалыкларда асралган савым сыеры һәм кәҗә өчен 15 млн. 904 мең сум, шулай ук 20 хуҗалыкка кече фермалар төзү программасы нигезендә  3 млн. 900 мең сумлык  субсидия бирелде)

 

сл.41   Мөгезле эре терлек саны район буенча шәхси хуҗалыкларны да кертеп         44 922 баш тәшкил итте.

 (Белешмә өчен: хуҗалыкларда терлек саны – 33861, фермерларда – 1263, шәхси хуҗалыкларда – 11061. Сыерлар саны – 14538, шының эченнән хуҗалыкларда  - 9270, фермерларда – 449, шәхси хуҗалыкларда – 4819. ) 2016 елда    терлек санын хуҗалыкларда  35 мең башка җиткеру максат итеп куела, шәхси хуҗалыклардагы 11 061 баш мөгезле эре терлек баш санын  саклап калып, кече фермалар төзү  программаларында актив катнашып, мал санын артыру бурычы тора.

 

 Хөрмәтле җитәкчеләр!

Район чиста авыл хужалыгы районы, үсәргә резервлар  бар. Тормышка яна технологик таләплэр керә, безгә дә шул яна таләпләргә туры китереп, эшчэнлекне оештырырга, яна техникалар алырга, Росагролизинг, Татагролизинг белән тыгыз элемтәдә эш башкарырга, федераль программаларда катнашырга, дәүләт биргән субсидиялардан максималь файдаланырга кирәк.

2016 елга бурычлар булып:

1.   Авыл хуҗалыгының интенсив үсешен тотрыклы итү, игенчелектә югары сортлы орлыклар белән эшчәнлекне арттыру. Аз чыгымлы, энергия чыганакларын киметә торган технологияләр белән эшләү күләмен арттыру тора.

2.   Терлекчелектә: терлекләрне тулысынча баланслы ашатуга күчү, азык лабораториясе мөмкинлекләрен тулысы белән файдалану; продукция бирүчәнлекне арттыру; мал баш саннарын арттыру;

3.   Бер хезмәткәргә эшләп чыгару күләмен 1 млн 200мен сумга җиткереп һәм уртача 17500 күләмендә хезмәт хакы бирүне тәэмин итү тора.

Хөрмәтле депутатлар, утырышта катнашучылар!

Сл 42 Авыл җирлекләре эшчәнлеге

Авыл җирлекләренең төп максаты – җирле үзидарәнең эшчәнлеген 131 нче санлы Федераль законга нигезләнеп оештыру. Җирлекләрдә башкарылган эшләр бихисап булса да, авыл проблемалары җитәрлек әле. Халыкны авылда яшәтү, киләчәге булсын өчен  аның су, газ, юл, проблемаларын чишү зарур. Узган елда чиста су программасы буенча су трассалары алыштырылып,   скважиналар казылды,  янгынга каршы   гидрантлар урнаштырылды (барысы 26 млн.сумлык). Бүгенге көндә районда су белән тәэмин итүне лицензиясе булган махсус оешмаларга тапшыру эше бара.

Өстәмә керем чыганаклары эзләү, хуҗасыз җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, күп балалы гаиләләрне җир кишәрлеге белән тәэмин итеп бетерү,   мөлкәтне рәсмиләштерүне тәмамлау юнәлешендә  эшлисе эшләребез бихисап.

Сл. 43 Авылдагы проблемаларны хәл итүдә иң зур ярдәм  - үзара салым дип уйлыйм. Хисап елында 25 авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыю буенча референдумнар үткәрелде.  (Белешмә өчен

 

2015 ел

2016 ел

Барлыгы

24,122 млн.сум

41,263 млн. сум

Шуның эченнэн

Халыктан

5,080 млн сум

8,253 млн. сум

бюджетара трансферт

19,042 млн. сум

33,010 млн. сум

  Җыелган акчалар  авыл җирлекләрендә суүткәргечләрне яңарту, урам утларын көйләү,  һәйкәлләрне, зиратларны, авыл урамнарын төзекләндерүгә тотылды.

Җирлекләрнең үсешен тәэмин итү максатыннан минем тарафтан  авыл җирлекләре башлыкларына 5 елга үсеш программасын төзергә кушылган иде. Авыл җирлекләре барысы да әлеге программаларны эшләде һәм комиссия алдында якладылар.

Әлеге программаларны үтәү нәтиҗәсендә авыл җирлекләрендә:

  1. Демографик ситуация яхшы якка үзгәреп, халык саны 2020 нче елга 3%ка артыр дип көтелә (2016нчы елда халык саны - 32028).
  2. Халыкның авылда мәшгульлеген үстереп, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 2020 нче елга 5%ка артыр дип күзәтелә (2020нче елда – 11500 баш).
  3. Шулай ук авыл җирлекләрендә үз эшен булдыручылар да артыр дип фаразлыйбыз, шунлыктан крестьян-фермер хуҗалыкларының саны 2020нче елга 110га җитәр дип планлаштырыла.
  4. Узган ел старт алган “Мини-ферма” программасы да халыкнын эшчәнлеген арттырып җибәрер дибез, шунлыктан 2020нче елга “мини-фермалар” саны 111 гә җитәр дип фаразлыйбыз.

Сл. 44  Төзелеш

Хөрмәтле депутатлар!

Сл 45 2015 нче елда районда 1 млрд. 75 млн. сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Подряд оешмалары тарафыннан 755 млн. сумлык капиталь салым   үзләштерелде, шәхси йортлар төзү өчен  халыкның үзеннән  320 млн. сум акча тотылды. Район 25 республика программасының 22 сендә катнашты.

Сл 46   Подряд оешмалары эшчәнлеге.

  Сл 47 Бүгенге көндә районда торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итү буенча даими эш алып барыла. Узган  елда гомуми мәйданы 17 634  кв.м. тәшкил иткән 175 йорт файдалануга тапшырылды.

Сл 48   Юллар төзелеше һәм аларны саклап тоту өчен районда  барлыгы 294,8 млн. сумлык эш башкарылды. “Татавтодор”  ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы Актаныш участогы көче белән  237  млн. сумлык эш башкарылды.

 2016нчы елда  район республика күләмендә тормышка ашырылучы 32 максатчан  программаның 18 ендә актив катнашып, 700 млн.  сумнан артык капиталь салым үзләштереләчәк.

Сл.49, 50, 51, 52, 53  (Белешмә  өчен  2015 елда  район үзәгендә 140 урынлы  “Тылсым” балалар бакчасы,  Әтәс авылында 200 урынлы җәмәгать үзәге,  Чөгәнә һәм Әгъбәз авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Такталачык авылында һәм Актанышның 2нче мәктәп территориясендә спорт мәйданчыклары,  Татар Суксуы авылында модульле ветеринария пункты файдалануга тапшырылды)

 Әлеге программалар аша безгә күп кенә социаль объектлар төзү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, яхшыртуга мөмкинлек биргән өчен, Президентыбызга, Республика хөкүмәтенә бик зур рәхмәтемне җиткерәм!

Сл 54 Мәгариф

Хөрмәтле утырышта катнашучылар!

21 нче гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновацион  технологияләр белән эшләү гасыры. Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү - дәүләтнең мәгариф оешмалары алдына куйган мөһим бурычы

Мәгарифне үстерү юнәлешендә җөмһүриятебезнең җитәкчелеге тарафыннан күп эшләр башкарыла. Мәктәп һәм балалар бакчаларының материаль-техник  базалары ныгытыла, мәгълүмати технологияләр белән баетыла, мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арттырыла, грант системасы кадрлар мөмкинлекләрен үстерүгә, ачуга ярдәм итә.

Районда 744 педагогик хезмәткәр, шулар арасында 612 укытучы, 132 тәрбияче хезмәт куя.

50  гомуми белем бирү оешмасында 3307, Такталачык махсус коррекция мәктәбендә 55 укучы белем ала.

Бердәм дәүләт имтиханы

2015 елда  районда мәктәп тәмамлаучылар саны 158 булды. Бердәм дәүләт имтиханын 161 кеше тапшырды (3 кеше үткән ел тәмамлаучылар).

Узган елдагыча бердәм дәүләт имтиханы форматында имтихан бирү өчен барлыгы 11 фән билгеләнде.

Рус теле буенча уртача балл – 63,3 (республикада – 67 балл ); математика фәненнән уртача балл – 40 (республика – 50,3) тәшкил итте

   Мәгариф идарәсе белән мәктәпләр арасында төзелгән килешунең төп шарты булып, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларынын да бердәм дәүләт имтиханнарын  100% ка  тапшыру бурычы  куелган иде.  Актаныш  1 нче санлы урта һәм  Мари-Суксу урта мәктәпләре  килешү таләпләрен үти алмадылар.

Үткән елда  тугызынчы сыйныфны 356 укучы тәмамлады, аларның 353 е төп дәүләт имтиханы, 3се сәламәтлекләренә бәйле рәвештә дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырдылар.

Мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткече – ул белем сыйфаты.Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт өзлексез үсештә булырга тиеш.

 

Милли мәгарифМилли мәгариф системасының иң мөһим күрсәткече – балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру.  Бу юнәлештә Актаныш районы  тотрыклы рәвештә алдынгы позицияләрне били. 2014-2015 уку елы йомгаклары буенча район 1 нче урынны яулады һәм 800 мең сум грант белән бүләкләнде.

Моннан тыш, уку елы башында министрлык белән төзелгән килешүләр нигезендә беренче тапкыр татар гимназияләре рейтингы төзелде. Рейтинг бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы, татар теленнән бердәм республика тесты һәм олимпиадалар нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Сл.56 “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат”ы татар гимназияләре арасында призлы икенче урында тора.    

Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Минниханов август аенда сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернаты белән танышып, аның эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Гуманитар гимназияне тәмамлаучы  укучыларның   татар телендә Казан федераль университетының журналистика факультетына  максатчан белем алу программасы нигезендә квота белән  укырга  керү мөмкинлеге,  Татарстан  Республикасы Президентынының  йөкләмәләр беркетмәсе белән  расланды.

      

Һөнәри белем бирү

Һөнәри белем бирү системасы турында сөйләгәндә, бүген квалификацияле эшче көчләргә кытлык проблемасы барлыкка килүе хакында онытырга ярамый.

Актаныш технология техникумы республикада ресурс үзәкләре булдыру программасына кертелде, шуңа күрә  техникумда үзгәрешләр булачак, ул техникум бинасына капиталь ремонт ясауда, матди техник базаны яңартуда да, уку-укыту эчтәлегендә дә чагылачак. (Республикада узган WorldSkills Russia икенче милли чемпионаты һөнәри белем бирү өлкәсендә зур мөмкинлекләр барлыгын күрсәтте.)
Татарстанда 2019 елда халыкара чемпионат узачак. Әлеге киң масштаблы чара республикабызда һәм районыбызда һөнәри әзерлек системасын үстерүгә мөһим этәргеч бирер, яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә булышыр дип өметләнәбез.

 

Тәрбия

Укучыларның тәрбия системасын камилләштерү, югары әхлаклы, җаваплы, иҗади инициативалы, компетентлы шәхес формалашуына һәм үсешенә социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан “2015 елга кадәр Россия Федерациясендә Тәрбия үсеше стратегиясе”, Татарстанда балалар мәнфәгатьләре бәрабәренә 2015-2025 елларга республика стратегиясе” кабул ителде .

“Татарстан-2030” стратегиясендә дә мәгариф тармагына зур игътибар бирелгән.

2016 нчы елга мәгариф өлкәсендә торган бурычлар булып:

  • Укыту сыйфатын күтәрү максатыннан, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында  эчке контрольне тиешле дәрәҗәдә оештыру;
  • Яңа укыту-методик комплектларны тәрбия-белем бирү процессында нәтиҗәле кулланып, сәләтле балалар белән эшне көчәйтү
  • Мәктәпләрдә профориентлашу  юнәлешен системага салу
  • Гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга игътибарны арттыру
  • Гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлеген  көчәйтү
  • Милли гореф-гадәтләргә таянып, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тора.

 

Демография Сл 57

Сл 58 Районыбызның иң зур байлыгы булып аның халкы тора. 2016 нче елның 1 гыйнварына алынган статистика мәгълүматлары буенча районда 31 095 кеше яши. Халкыбызның 20 процентын  балалар, 54 процентын  эш көчендәге кешеләр һәм 26 процентын  пенсионерлар тәшкил итә. Районда экономик актив халык саны 16 871 кеше исәпләнә.

Сл 59 2015 нче елда 507 кеше вафат булды, бу 2014 нче ел белән чагыштырганда 5 кешегә күбрәк ( 2014 нче елда 502 үлем теркәлгән). Табигый үсеш күрсәткечләре, кызганычка каршы түбән булды (-5,7).

Сл 60,61,62

Сл 63 Район халкының уртача гомер озынлыгы 2015 нче елда 70 яшь булды. (69,7- 2014 нче елда).

Халыкның тормыш дәрәҗәсе, аның матди хәле хакында сөйләгәндә, әүвәлгечә, безнең пенсионерлар аерым ихтирамга лаек.

Районда барлыгы 9738 пенсионер яши. Пенсияләр төгәл билгеләнгән вакытта индексацияләнә һәм график буенча соңармыйча түләнә.

Сл.64 Районда уртача пенсия 10364  сум тәшкил итә.  Пенсия түләү чыгымнары 2015 елда 1 млрд. 344 млн. сум тәшкил итте. Шуларның 1 млрд 16 млн. сумы федераль бюджеттан бирелде, 328 млн. сумы район буенча җыйналды. Үзебезнең чыганаклар белән тәэмин ителеш 24,4% тәшкил итте.

 

Хәзер социаль сәясәтнең юнәлешләренә тукталып китәсем килә. Бу иң “сизгер” даирәдә халыкның тормыш сыйфатын даими яхшырту, һәрвакыттагыча, төп бурыч булып кала. Әлеге гаять тирән төшенчә социаль даирәнең торышын күрсәтеп тора, аңа сәламәтлек саклау, социаль яклау системасы, мәдәният, массакүләм физкультура һәм спорт, иминлек һәм хокук саклау керә. Соңгы елларда ирешелгән икътисадый үсешнең районыбыз халкының социаль яшәешендә чагылыш табуы безнең өчен гаять мөһим.

 

  Хөрмәтле депутатлар, утырышта катнашучылар!

Сл 65,66

Актаныш муниципаль районында медицина хезмәте район үзәк хастаханәсе, Пучы участок хастаханәсе, Татар Суыксуы, Такталачык һәм Байсар табиблык амбулаториясе, 61 фельдшер-акушерлык пунктында күрсәтелә. Районда барлык амбулаториялар һәм ФАПлар сакланып калды.

Узган  елда хастаханәдә барлыгы 4518 кеше, көндезге стационарларда 1148 кеше дәваланды. Поликлиникада барлыгы 207 мең кабул итү булды.

4518 граждан диспансеризация узды, диспансеризация нәтиҗәләре буенча онкология авыруы билгеләре белән 141 очрак теркәлде, 22 кеше исәпкә бастырылды. 

Сл 67 Хисап елында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов ярдәме белән,  Актаныш район үзәк хастаханәсенең балалар кабул итү

Сл 68  һәм хуҗалык бүлекләрендә  15 млн сумлык, заманча таләпләргә туры китерелеп капиталь ремонт үткәрелде.

Сл 69 2015 елда үзәк хастаханәнең материаль-техник базасын ныгыту максатыннан  9 млн сумлык цифрлы рентген аппараты, 795 мең сумлык  яңа туган балалар өчен инкубатор, 154 мен сумлык спирометр алынды. 

Сл 70 Югары квалификацияле специалистларны районга кайтару буенча да зур эш башкарылды. 2015нче елда районга “Земский доктор” программасы буенча 3 яшь белгеч  кайтты. 

Хисап елында медицина хезмәткәрләре тарафыннан күләмле эш башкарылуга карамастан, Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләрнен медицина учреждениеләре рейтингында  үзәк хастаханәнен 45нче урында булуы уйландыра һәм бу юнәлештэ житди,нәтижәле эш алып баруны таләп итә.

 Рейтингка тәэсир итүче төп негатив күрсәткечләр булып, түбәндәгеләр тора:

 1. Сл 71  Гомуми үлем күрсәткеченең югары булуы- 1000 кешегә 16.4 туры килә. (Бу районда яшәүче халыкның яшь структурасына бәйле: районда 80 яшьтән югары кешеләр барлык халыкның - 5,5% тәшкил итә, республика буенча-3,2%.)

 Гомуми  үлемгә, тышкы  сәбәпләр аркасында килеп чыккан үлемнәр артуы да тәэсир итми калмый. Алар саны 50 гә җитте, 2014 елда бу сан-41 иде. Гадәттә бу эш яшендәге кешеләр:  үз-үзенә кул салучылар-18 , газ белән агуланучылар-9, суга батып үлүчеләр-9, юл-транспорт халәкатендә үлүчеләр -7 кеше.   

  2.  Сл 72 Республика күрсәткеченнән югары булып яңа туган балалар үлеме тора. 10 мең тере туган балага 113,4 (Республика күрсәткече 60,3)  (2014 ел белән чагыштырганда бу күрсәткечне 38% ка төшерүгә ирешсәк тә 2014-183,2)

 3. Сл 73 2015 нче елда  йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 100 мең  кешегә 777 туры килде. Республика буенча- 615. (2014 елда бу күрсәткеч-1020)

 4. Сл 74 Уртача күрсәткечләрдән- яман шеш авыруының азгын формасы, (Актаныш районы-36,7%, РТ буенча- 30,84%), бер ел эчендә үлүчеләр  (Актаныш районы- 33,67%, РТ буенча-26,54%)

 5. Сл 75 Социаль пакеттан баш тартучы, Федераль ташламалардан файдаланучылар, кызганычка каршы,  югары күрсәткечтә -75,5% (2015 елда 120 кеше кайтарып бирелгән, 2014 елда-78%)

 6. Уртача күрсәткечләрдән түбән булып урта һәм кече медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакының, регионда экономика сферасында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакына карата түбән булуы тора.  Бу авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатыннан һәм авыл кешесенең өлкән яшьтә булуын искә алып,  кечкенә авылларда да  фельдшер-акушерлык пунктларын  саклап калу белән өлешчә  бәйле  - 61 ФАП.  (Шул сәбәпле тулы булмаган штатка гына эшләүче   фельдшерлар саны саклану. Алар бездә    36 кеше)

 2016 елга Актаныш үзәк хастаханәсенең төп  бурычлары булып:

-         Демографик ситуацияне районда унай якка узгэрту:

  • Гомуми, эш яшендәгеләрнең, балалар  үлемен  киметү
  • Йөрәк кан тамырлары, яман шеш авыруларына каршы профилактик чараларны көчәйтү  тора (диспансер, профилактик, даими кузэтулэр)

          Район үзәк хастаханәсе  баш табибы Айрат Фидаиловичка, даими рәвештә хастаханәнең эшчәнлеген күрсәтә торган индикаторларга тирән анализ үткәрү һәм вакытында тиешле чаралар күрү кирәк, дип саныйм. Иң мөһиме медицина хезмәткәрләренең гади кеше мөрәҗәгатенә битараф булмавын тәэмин итәргә кирәк.

 Социаль яклау

 

Район социаль яклау оешмалары, хөкүмәт тарафыннан расланган социаль гарантияләр турында мәгълуматны тулы куләмдә район халкына житкерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтуне максат итеп куялар.

Узган елда социаль яклау бүлеге аша ай саен төрле социаль түләүләрне  16 мең 200 райондашыбыз алды, ел дәвамында аларга 98 млн. 500 мең сум күләмендә социаль түләүләр башкарылды.

Районыбызның 412 өлкән кешесенә өй шартларында  65 социаль һәм 6 медицина хезмәткәре хезмәт курсәттеләр. Пучы картлар йортында бүгенге көндә 56 кеше тәрбияләнә, аларга  тәүлек буена социаль хезмәт күрсәтелә.

Муниципаль районнын эшчәнлеген билгеләуче индикаторларнын берсе гомум балалар саныннан караучысыз калган балаларның сан олеше  индикаторы.  “2013-2017 елларга тозелгән балалар мәнфәгатләрен яклау буенча Республика стратегиясе” нигезендә Татарстан Республикасында элеге индикаторның 2015 елга билгеләнгән күрсәткече  0,39% күләмендә расланган. Ләкин әлеге күрсәткеч безнең районда  2014 елда 0,79% ны тәшкил итте,  2015 ел нәтиҗәләре буенча  күрсәткеч 0,41% .

Нинди генә алгарыш-яңарышлар, үзгәртеп корулар кызу темплар белән бармасын, тормышыбызда социаль яклауга мохтаҗ булганнарның саны кимеми. Тәрбиячесез калган ялгыз әби-бабайлар, әти-әни назыннан мәхрүм ителгән ятим сабыйлар, балаларының кадер-хөрмәтен татый алмаган әти-әниләрнең саны артуы, безне тагын да сагайта, уйга сала. Димәк, гаилә статусын тагын да күтәрергә, гаиләләрнең ныклыгын саклап калырга, ягъни милләтебезнең асыл сыйфатларын яңадан торгызу да – безнең эш. Районда күп балалы авыр гаиләләр булуы, аларда тәрбияләнгән балаларның килчәчәге безне читләтеп кенә үтмәячәк, аларның язмышы безне битараф калдыра алмый.

 

Сл 76  Хокук саклау

 

2015 елда район жирлегендэ аерым зур ижтимагый-сәясәткә кагылышлы хәлләр кузәтелмәсә дэ район эчке эшләр булеге хезмәткәрлэренен эше, Россия, Татарстан Республикасы эчке эшләр  министрлыклары куйгэн таләпләр нигезендэ алып барылды.

Сл 77 Ел дәвамында район жирлегендэ 181 жинаять теркэлде, 2014 ел белэн чагыштырганда жинаятьлэрнен гомуми саны 9,0% ка артты  (2014 елда 166 жинаять кылынган иде). Республика күләмендә   жинаятьлэрнен саны 16 %-ка артуы кузэтелде.

 Район эчке эшлэр булегенен эше уткэн чорга жинаятьлэрнен ачылышы хэм район халкын торле жинаятьчел йогынтылардан саклау бурычынын утэлеше белэн бэялэнэ.

Сл.78 Ел йомгакларыннан куренгэнчэ жинаятьлэрнен гомуми ачылышы 71 % тэшкил итте. Бу курсэткеч узган ел белэн чагыштырганда 9 %-ка кимрэк, Республика буенча жинаятьлэрнен гомуми ачылышы 53,3 % тэшкил итте. Авыр хэм аеруча авыр жинаятьлэрнен ачылышы 93 % булды, бу курсэткеч узган ел белэн чагыштырганда 6 %-ка артыграк.

   Сл 79  2015 елда барлыгы 18 250 юл йору кагыйдэлэрен бозучы ачыкланды  (2014 елда-16290).   Район жирлегендэ 41 юл-транспорт фажигасе теркэлде. Бу курсэткеч узган елгы чор белэн чагыштырганда  9 %-ка кимрэк, Юл-транспорт фажигалэрендэ 14 кешенен гомере озелде, имгэнучелэр 51 кеше булды. Юл хәрәкәте иминлеген саклау комиссиясенә, дәүләт инспекциясе  белән берлектә юллардагы авария хәлләрен киметү өстендә даими эшләргә кирәк.

 

Барлык кимчелеклэрне искэ алып, кабул ителгэн эш планнарыннан чыгып, 2016 елга топ бурычлар итеп тубэндэгелэрне билгелэргэ:

  • район күләмендә хокук бозуларга каршы профилактик чаралар буенча комплекслы программа кабул итеп, аның нигезендә нәтиҗәле эш алып бару
  • алкоголь продукциясенен законсыз эйлэнеше олкэсендэ хокук бозу очракларын ачыклау хэм кисэту максатында рейдлар уздырырга;

-  коллективны кадрлар белән туплап, бер максат белән эшләүне тәэмин итәргә.

  

Сл 80 Физкультура һәм спорт

Хөрмәтле депутатлар,  бүгенге утырышта катнашучылар!

Районда спорт өлкәсендә халыкка өч учреждение хезмәт куя: «Иман» һәм «Актаныш»  спорт комплекслары, «Лачын» боз спорт сарае. 2015-2016 уку елында элеге спорт мэктэплэрендэ  1123 бала шогыльлэнэ.

2015 нче елда районда физик культура һәм масса кулэм спортны устерудэ бик куп кенә чаралар уздырылды:  оешма, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре даими рәвештә җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча ГТО нормаларын тапшырып бардылар, бик матур традициягә  әйләнгән районыбыз хезмәтчәннәре спартакиадасы, җирлек командалары арасында хоккей, волейбол ярышлары үткәрелде.

Район халкының 38% системалы рэвештэ спорт хэм физик культура белэн шөгыльләнде.

Узган  елда район спортчыларының уңышларын слайдтан да күрергә була.

Сл 81,82,83,84,85,86  

Физкультура һәм  спорт белән шогыльләнүне көндәлек ихтыяҗ дәрәҗәсенә күтәрүне  максат итеп куябыз (кеше исән чагында хәрәкәт итәргә тиеш)

 

       Сл 87,88 Мәдәният

Районның социаль  өлкәсенең мөһим бер өлеше булган  мәдәният тармагында   361  кеше хезмәт куя,  112-мәдәният учагы эшләп килә,  алар 28 муниципаль, 2  дәуләт бюджет учреждениелэре булып оешкан, белгечләр белән тэәмин ителеш  53% тәшкил итә.     

2015 елда    Татарстан Республикасы  Мәдәният  министрлыгы, “РИТЭК” тарафыннан   үткәрелгән иҗади проектлар конкурсларында катнашып 3  грант алынды.    Шулай ук Мәдәният министрлыгы  уздырган   “Иң яхшы мәдәният учагы”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” бәйгесендә   1 мәдәният йорты,1 китапханә һәм 1 хезмәткәр  акчалата бүләкләнделәр.

 

 2016 елга мәдәният өлкәсендә   төп  бурычлар:

 

1. Кадрларны  саклап калу,  төп мәдәни учакларны белгечләр белән  тэәмин итү максатыннан Мәдәният, сәнгать уку  йортларына чыгарылыш класс укучыларын укырга җибәрү, шуларның берничәсен  максатчан бию, баян , вокал  юнәлешләре буенча укыту.

2. Перспектив булган, халык саныннан  үсеш алган, яисә мәдәнияттә  торгынлык кичергән   борынгы тарихлы, традицияләре  булган авылларда  модульлы мәдәният йортларын төзу буенча  Россия һәм республика  программаларында   катнашу.

3.  Мәдәният йортларының  материаль-техник базасын ныгыту,   яңа иҗади проектларны тормышка ашыру.

4. Чиста   татар, авыл хуҗалыгы районы  буларак барлык  авыл, предприятие  халкы  катнашында  үзешчән сәнгатьне   сүндерми алып бару. Район  мәдәниятенең  традициясе, нигезе булган конкурс, смотрларны, төрле мәдәни чараларны,  игълан ителгән Бию, Кино, Сулыкларны саклау  елы  белән бәйләп уздыруны оештыру. (Авыл Җыеннары, Э.Авзалова фестивале, Казан иҗат отчет концерты, х.б.).

 

 

Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышта катнашучылар!

Сл. 89 Сайлаулар

Узган 2015 нче ел Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле органнарга депутатлар сайлау,  илебездә татулыкны, иминлекне, тотрыклылыкны ныгыту елы буларак хәтеребездә  калыр. 13 сентябрьдэ булып узган сайлауларда райондашларыбыз 98.82% катнашып, Республикабыз Президенты Р.Н.Миннеханов өчен  98,56% тавышларын бирделәр. Шулай ук  жирле узидарэ органнарына 209 бермандатлы округлардан 230 кандидат теркәлеп, сайлауларда жирлекләрнең вәкиллекле органнарына 209 депутат сайлап куелды. 26 авыл жирлеге башлыгы итеп  энергияле, сәләтле җитәкчеләр сайланды.  Аларнын 7 се  бу вазыйфаны беренче мәртәбә башкара башлады. Авыл башлыгы булып сайланганнар икән, халык аларга ышанган икән, оптимистик рухны  югалтмый, җиң сызганып эшләү, хезмәт итү кирәк булачак.

Быелның  18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Депутатлар саны 450 кеше булып, аларның яртысы партия  исемлеге буенча, икенче яртысы бермандатлы округлардан сайланачак. Безнең Актаныш районы   бермандатлы Яр Чаллы сайлау округына карый. Бездән кала бу округка Минзәлә,  Тукай, Әгерҗе   районнары, Яр Чаллы һәм Менделеевск шәһәрләре керә.

Сл 90  Партия исемлекләре буенча түбәндәге партияләр  имза җыймый гына теркәлү хокукына ияләр

   Сайлаулар процессын максималь рәвештә демократив һәм ачык итү бик мөһим. Сайлау алды чорын хезмәт коллективлары, халык белән очрашуларны, халыкны борчыган мәсьәләләрне, хәл итәсе проблемаларны анализлау һәм гомумиләштерү өчен файдаланырбыз. Шул ук вакытта Дәүләт Думасына – халыкның төрле катлауларының хәлен белеп торырдай, сорауларына җавап бирердәй, җәмәгатьчелек белән турыдан-туры һәм даими элемтәләрне җайга салырдай, эшчәнлекләрендә зур җаваплылык тоючы депутатлар сайланырга тиеш. Дәүләт Думасын формалаштыруга без нинди өлеш кертүен һәр сайлаучыга җиткерү безнең төп бурыч булып тора.   

 

Сл 91 Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышта катнашучылар!

Алдыбызда торучы бурычлар бездән көчебезне һәм бердәмлекне туплауны таләп итә. Икътисадый кризис шартлары шундый ки, районыбыз халкы ирешкән тормыш дәрәҗәсен саклап калуда сизгерлеген һәм осталыгын гына түгел, хәзерге заман куйган таләпләргә нәтиҗәле җавап бирә алу сәләтен дә күрсәтергә тиеш һәм без моны башкарып чыгарбыз дип сезне ышандырасым килә.

Сүземне йомгаклап, Васил Габтелгаязович, Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Президентның, Республика хөкүмәтенең, Дәүләт Советының ярдәменнән башка, безгә билгеле бер нәтиҗәгә ирешүе авыр булыр иде.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, нефть комплексы оешмалары җитәкчеләренә, район хезмәтчәннәренә, авыл башлыкларына, һәр өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә, дин эшлеклеләренә, барлык актанышлыларга үз эшегезгә җаваплы караганыгыз өчен, сабырлык, күрсәтелгән инициатива, позитив караш, иҗтимагый тормышта актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм!

 

Сл 92  Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Последнее обновление: 10 марта 2016, 15:52

Copyright © 2003 — 2018
Кабинет Министров Республики Татарстан
Яндекс цитирования