Актаныш гимназиясе статусын үзгәртә

10 августа 2011 г., среда

2011/2012 уку елында Актаныш гимназиясе яңа статуста эшли башлый. “Шәхесне гармонияле үстерүле Актаныш гимназия-интернаты” дәүләт гомуми белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә. Моңарчы муниципаль учреждение булып саналган гимназия дәүләт карамагына күчә. Һәм гимназия-интернат турыдан-туры ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына караячак.     

Финанслау республикадан булачак. Татарстан хөкүмәте дәүләт заказчысы булып, гимназия аны үтәүче сыйфатында эшләячәк. Биредә Актаныш районыннан иң сәләтле балалар белән бергә, башка районнардан, чит регионнардан да килеп укучылар белем алачак.

Актаныштагы матди-техник базаның һәм балаларның сәләтләрен ачу өчен тудырылган объектларның заман таләпләренә җавап бирүе әлеге яңа проектның нәкъ менә бездә ачылуында зур роль уйнады. Әйтик, “Бүләк”, балалар иҗат үзәге, бассейн, сәнгать мәктәбе, “Лачын”, “Иман” спорт сарайлары кебек социаль обьектларның бер комплекста урнашуы да безнең файдага булды. Саф татар районы булуыбыз, җирлегебездән бик күп күренекле шәхесләр тәрбияләнеп чыгуы да зур горурлык.

  Татар милләтенең зыялы шәхесләрен, патриотларын тәрбияләү – гимназия мөгаллимнәренең төп максаты. Милләт язмышын кайгыртучы депутатларыбыз Т.Миңнуллин, Р.Вәлиев белән сөйләшүләр шушы проблеманың асылына төшенергә, аның чишелешен табарга ярдәм итәр.

Укытулар, гадәттәгечә, рус телендә алып барылачак. Ә көннең икенче яртысында аралашу фәкать татар телендә генә булачак. Киләсе елдан аерым фәннәрне инглиз телендә укытуга күчәргә уйлыйлар. Гимназия-интернат укучыга шушы өч телне тирәнтен өйрәтүне максат итеп куя. Быел 7 сыйныфка сәләтле укучыларны, шушы максатны күздә тотып, конкурс (махсус тест һәм әңгәмә) нигезендә кабул итәчәкләр. Аларга беренче елны үстерешле программа буенча белем биреләчәк, ә киләсе уку елыннан башлап, мәктәпне тәмамлаганчы, математика, физика һәм кайбер аерым фәннәрне инглиз телендә укыту көтелә.

Гимназиягә, беренче чиратта, квалификацияле кадрлар кирәк. Укытучы дәрес бирүче генә түгел, зур тәрбия сыйфатларына ия булган һәм балаларны да үз үрнәгендә тәрбияләрлек шәхес булырга тиеш. Гимназия-интернатны Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (НИСПТР) һәм Казан федераль университеты үз канаты астына ала. Чаллының элеккеге татар-төрек лицеенда эшләп, тәҗрибә туплаган педагоглар белән килешүләр төзелә. Психолог штаты булдырылды. ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, мәдәният министрлыгы, шул исәптән консерватория белән хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр алып барыла. Алар тарафыннан мастер-класслар үткәрү планлаштырыган.

 

Быел 7 сыйныфка кабул ителәчәк 50 балага “Бүләк” үзәгендә 50 тору урыны булдырылды. Монда хәтта Актанышның үзеннән укучылар да яши алачак. Чөнки ата-аналар көнозын эштә. Ә биредә балалар белән интернат-лицейларда эшләп тәҗрибә туплаган тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк, балага дәрестән тыш вакытын дөрес бүлү, файдалы уздыру күзәтү астында була, дигән сүз. 50 урынга исәпләнгән автобус белән тәэмин итү каралды. Киләсе елда яшәү урыннарын 250гә җиткерү бурычы тора. Дәрестән тыш чараларда этика, эстетика, риторика, инглиз теленә өйрәтү түгәрәкләре, экология, химия, физика, икътисад юнәлешендәге фәнни-гамәли лабораторияләр оештырылачак. Әлеге өлкәдә тиешле югарылыкта эш оештыруны директорның фәнни эш буенча урынбасары башкарачак.

Уку һәм тору түләүсез. Гимназиядә моңарчы укыган балалар гадәти сыйныфларда укуларын дәвам итәчәкләр. Белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылачак. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да, әгәр кеше чит телләр өйрәнергә тели икән, ул иң элек үзенең туган телен, аның грамматикасын камил белергә тиеш, дигән бик зирәк фикер әйтеп калдырган. Татар милләтенең патриотларын үстерергә телибез икән, бала, үз теленнән тыш, русчаны да, инглизчәне дә һәм башка телләрне дә өйрәнергә тиеш дип исәплибез. Чөнки ул киләчәктә татар милләтен бөтен дөньяга танытырга тиешле шәхес булып тәрбияләнергә тиеш.

Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр өчен интернат-гимназиянең телефоннары: 3-26-04, 3-26-05.                  Ф.Гомәрова  "Актаныш таңнары" газетасыннан алынды

                                                                                

                        

  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International