Поздравление главы Актанышского муниципального района Фаиля Камаева с праздником Последнего звонка

25 мая 2017 г., четверг

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, укучылар!

Сезнең барыгызны да соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим.  

Уку елы тәмамланганны белдереп, 25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлар. Йөрәк җилкенүен дә, күз яшьләрен дә үз эченә алган шатлыклы да, моңсу да чыңнар ул... Ел буе куйган уртак тырышлыкларыгыз нәтиҗәсендә быел да безнең район укучылары төрле фән олимпиадаларында бик күп призлы урыннар яуладылар, төрле бәйгеләрдә мактаулы урыннар алдылар. Укытучыларыбызның да уңышлары шактый. Болар өчен сезгә үземнең рәхмәтемне белдерәм.

Алда зур сынау – имтиханнар. Чыгарылыш сыйныф укучылары   бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына укырга керерләр, дип ышанам. Калган укучыларның җәйге каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен телим. Өч айдан соң, 1 сентябрьдә кыңгырау чыңы янәдән барыгызны да үзенә дәшсен, дигән теләктә калам.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International